Тальянлы халык җырчысы иртән концерт куя
27 июля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Шимбә иртәсендә тамашачыларны гармун уйнатырга Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов чакыра. Җырчының "Әйдә, дустым, уйнат гармуныңны" концерты телевизор караучыларны “ТНВ-Планета” телеканалында иртәнге 6:00 сәгатьтә зәңгәр экраннар каршына чакырып кала.
Җырчы Фән Вәлиәхмәтовны Татарстан һәм Башкортстан халкы яратып тыңлый. Ике күрше республиканың халык артисты булып танылу моны кабаттан дәлилли. Җырчы үзенең чыгышларында тальян гармуныннан башка чыкмый. Үзенең бер интервьюсында ул бу уен коралын сакларга һәм югалтмаска кирәклеге хакында белдергән. Татар милләте өчен аеруча якын тальян гармуны аның үзенә генә хас милли моңнарын яңгыратуда алыштырмаслык моң чыганагы санала. 2014 нче елда Фән Вәлиәхмәтов татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм борынгы, югалып барган, шулай ук Бөек Ватан сугышы чоры җырларын тергезүгә керткән өлеше өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кыла. Башкортстанда исә җырчыга багышлап татар җырын башкаручылар бәйгесе уздырыла.
Тальян гармун моңына хозурланырга теләсәгез, шимбә иртәсендә Фән Вәлиәхмәтов концертын “ТНВ-Планета” телеканалында карарга онытмагыз. Концерт 29 нчы июль 6:00 сәгатьтә башлана.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)