“ТАИФ” компаниясенең генераль директоры итеп Руслан Шиһабетдинов билгеләнде
27 июня 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген “ТАИФ” компанияләр группасы директорлар советының яңа составын сайлады. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “ТАИФ” башлангычында торган Альберт Шиһабетдинов урынына аның улы Руслан Шиһабетдинов сайланды.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында, яңа генераль директор якын киләчәктә компаниянең сәясәтен үзгәртергә җыенмавын әйтте.
“Әгәр “ТАИФ”ны сыйфатлы Швейцария сәгатьләре белән чагыштырсак, аны сөртеп кенә торырга кирәк, ә механизмына кагылырга ярамый. Әгәр “ТАИФ”ны Швейцария пычагы белән чагыштырсак, кайберләре кайрап алуны таләп итә”, - диде Шиһабетдинов.
“Әлегә революцион карарлар кабул итү күздә тотылмый”, - дип өстәде ул. Генераль директор сүзләренчә, “ТАИФ” компанияләр группасында караларны әзерләүнең һәм кабул итүнең нәтиҗәле механизмы формалашкан.
Бүген Казанда “ТАИФ” акционерлары җыелышы узды. Анда компаниянең 2018 елгы эшчәнлеге турында доклад укылды һәм директорлар советының яңа составы сайланды.
2018 ел нәтиҗәләре буенча “ТАИФ” группасы 878,4 млрд сум керем алган. Барлык бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 61,6 млрд сум күчергән, шул исәптән Татарстан бюджетына 17,4 млрд сум акча керткән. Гамәлдәге җитештерү төзелешенә һәм модернизациясенә 59,5 млрд акча тотылган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)