Табиб көзге күңел төшенкелеген җиңү өчен киңәш бирде
10 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Иртәнге күнегүләр, яшел чәй һәм хуш исле майлар көзге күңел төшенкелеген һәм йокыны җиңәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгына башкаланың сәламәтлек саклау департаментының өлкән халкына беренчел медицина ярдәме буенча баш белгече Андрей Тяжельников сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, иртәне бераз гына зарядкадан башларга кирәк. Бу канны кислород белән туендырырга һәм уянырга ярдәм итәчәк.
Ул шулай ук иртәнге кофе алдыннан бер стакан чиста су эчәргә, иртәнге ашка әфлисун согы өстәргә тәкъдим итте.
Моннан тыш, белгеч эш көне вакытында кофены яшел чәйгә алыштырырга, шулай ук бинаны җилләтергә һәм урамга чыгарга киңәш итә.
Аның сүзләренчә, өстәмә энергияне чикләвек һәм җиләк-җимеш бирә. Лимон, лаванда, розмарин, ясмин һәм наратның хуш исле майлары да кәефне яхшырта. Тяжельников ял көннәрендә артык йоклауны хупламавын, чөнки бу режимны бозарга мөмкин булуын әйтте.
«Көндез артык йокы төнге йокының сыйфатына начар йогынты ясый, режим бозыла, эш көннәрендә аны яңадан торгызу авыр була», — дип сөйләде ул. Шуңа күрә белгеч көндезге йокыны җәяү йөрү белән алыштырырга тәкъдим итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)