Төнлә 30 градус салкында калып, 4 һәм яшь ярымлык балалар өши - видео
15 января 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Алексеевск районы Кыркүл авылында булган хәл бүген бөтен Татарстаннны тетрәндерде. Монда, төнлә 30 градус салкында калып, 4 һәм яшь ярымлык балалар өши. Алар ашыгыч рәвештә Казанга ДРКБга китерелде. Хәлләрен табиблар бик авыр дип бәяли. Тикшерүчеләр ачыклаганча, әни кеше сабыйларын җылытылмый торган сарайда калдырган. Бүген аңа карата җинаять эше ачтылар.
Бәхет белән генә исән калган балаларның гомере өчен бүген көне буе табиблар көрәшә. Башта 1 яшьлек өшегән малайны, аннары 4 яшьлек кызны ашыгыч рәвештә Казанга алып киләләр. Кечкенәсе әле дә реанимациядә.
Зөһрә ГЫЙБАДУЛЛИНА-Республика клиник балалар хастаханәсенең матбугат сәркатибе:
- Хәлләре авыр. Икесе дә өшегән.
Елның иң салкын төнендә ике сабый ни өчен урамда калган? Бу вакытта әти-әнисе кайда булган? Әлеге хәлнең нечкәлекләрен буген тикшерүчеләр ачыклый башлады. Алар белдеруенчә, балаларның әнисе үз әнисе белән бергә яшәүче ир-ат белән эчеп утырган. Билгесез сәбәпләр аркасында төнге сәгать икедә ул балаларын сарайга алып чыга. Соңрак, 4 яшьлек баланы тунганнан соң өйгә алып керә. Ә 1 яшьлеге урамда кала. Сабыйны иртән әбисе табып ала.
Балаларның әнисен буген тоткарлыйлар. Ул полиция бүлекчәсендә күрсәтмә биргән инде. Аңа да, районның опека оешмаларына да буген тикшеручеләрнең соравы куп.
Руслан ГАЛИЕВ-Татарстан Прокурорының өлкән ярдәмчесе:
- Алексеевск районы прокуратурасы 13 нче гыйнварга каршы төндә өшегән ике бала белән булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Прокурорлар, балигъ булмаган балаларның хокукын яклауда профилактика органнарының эшенә бәя бирәчәк.
Әлеге аз керемле гаилә начар тормыш хәлендәгеләр исемлегендә тормаган. Әби кешенең оныкларын приютка алуларын соравы билгеле. Шуннан соң Алексеевски районының балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе авыл советы рәисенә 3 айга бер тапкыр бу гаиләне контрольгә алу бурычын куя.
Ирина ВОЛЫНЕЦ, Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле:
- Мондый гаиләләрне даими рәвештә тикшереп, күзәтеп торырга кирәк. Кайчагында вакытында күрелмәгән чаралар куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Тикшеру вакытына әлеге хатынның сак астына алыну-алынмавын хәл итәргә тиеш.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)