Испания Сабан туенда татарча җырлаган Бельгия кызына милли кием бүләк иткәннәр
19 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бельгиядән килгән Николь Каньяндекви Испаниядә Сабан туенда татарча җырлап татар киеме откан. Бу хакта “Бельгия татарлары” оешмасы хәбәр итә.
Татар милли бәйрәме Испаниядә узган ялларда булган. Аны Tatar camp for kids in Spain халыкара лагерь коллективы оештырган. Чигүле бәрхет комплект Татарстан мәгариф министры урынбасары Гүзәл Шәриповадан исемле бүләк булган. Ул “Туган тел” җырын иң яхшы башкаручыга тапшырылган”, - диелә хәбәрдә.
14 яшьлек Николь тумышы белән Бельгиядән. Лагерьгә икенче ел килә. Тукай шигырьләрен узган елда ук ятлаган булган. Бельгиядән, Германиядән һәм Нидерландтан килгән яшьләр дә аның белән бергә көч сынашкан. Җырны моңлы, хисле һәм үз-үзенә ышанып башкарган өчен тамашачылар Никольне сайлаган.
Николь инглиз, француз һәм фламанд телләрендә сөйләшә. Ә Tatar camp for kids in Spain лагерендә татар телен өйрәнә. Кыз кышкы каникулларда Казанга килергә, күп кар күрергә һәм үзе белән яңа бәрхет костюмын да алып килергә хыяллана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)