Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM

Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов вафат

4 сентября 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Шәмсимөхәммәт улы Кәримов вафат булды. Аңа 87 яшь иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Фәхразый Кәримов 1932 елның 16 сентябрендә Азнакай районы Чалпы авылында туа. 12 яшендә «Коммунизмга» колхозында комбайнчы булган апасына ярдәм итә башлый. Гомере буе туган авылында яши, тракторчы, бригадир, механизатор, комбайнчы, остаханә мөдире була. 1992 елда лаеклы ялга чыга, эшләвен дәвам итә. Ул яшьләргә аларга авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләүдә белемнәр һәм күнекмәләр бирә.

Игенчелек продуктларын җитештерүне һәм дәүләткә сатуны арттыру буенча йөкләмәләрне үтәүдә ирешкән күренекле уңышлары өчен, 1981 елда Фәхразый Кәримовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.  Аның күпьеллык тырыш хезмәте һәм казанышлары югары бүләкләргә, шул исәптән Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнарына, СССР ВДНХ медальләренә, Мактау грамоталарына лаек булды.

Фәхразый Кәримов иҗтимагый эшчәнлек белән дә актив шөгыльләнә: районда берничә тапкыр депутат итеп сайлана, күп еллар Чалпы авыл җирлегенең ветераннар Советын җитәкли.

Фәхразый Шәмсимөхәммәт улы Кәримов, фидакарьләрчә хезмәт итүе, ватанпәрварлык хисләре белән мәңгелеккә безнең хәтердә калачак, диелә кайгы уртаклашу хәбәрендә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"