Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Соңгы 2 атнада безнең илдә дарулар мәсьәләсе үзенең иң кискен ноктасына килеп җитте!

Америка Кушма штатлары Президент сайлавы нәтиҗәсен көтеп, Европа илләре Венада булган теракт шаукымында яшәде. Кем кайда булса да, барысын да берләштергән көндәлек тема булып коронавирус тора. Дөньяда авыручылар саны арта. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кичә генә безне яңа пандемиягә әзерләнергә чакырды.

Планета масштабында яңгыраган әлеге өндәүләр яссылыгында бер сорау кала. Яңа дулкынга без әзерме соң? Табиблар, технология, урын-койкалар - ярты елда тәҗрибә тупланды.

Төп сәбәп тә билгеле - 1нче июлдән даруларны маркировкалау өчен кертелгән система быелгы кебек сорау бермә-бер арткан вакытта эшләп җитешми. Нәтиҗәдә складта ята дару, әмма сатуга чыгара алмыйлар. Код куелмаган - система акрын эшли. Үзләре үк авыручы төбәк башлыклары проблеманы кабыргасы белән куйгач, Президент та, Премьер да чарасын курделәр. Бу атнада даруларны сатуга чыгару, кирәк кешегә тизрәк илтеп җиткерү һәм өйдә авыручы кешеләрне бушлай тәэмин иту эшенә ачыклык кертелде. Аларның һәммәсен Айгөл Бәдретдинова аерым карады.

Казанда яшәүче Люция Гатина бүген дә аптекада Арбидол таба алмый. Соңгы вакытта ул - алтынга тиң! Республиканың башка шәһәрләрендә дә хәл шундый.

Менә шул маркировкалау дигән әйбер даруны сатарга комачаулый иде дә. Беренче июльдән кертелгән бу система соңгы вакытта тоткарлыклар белән эшләде. Даруга, чын икәнен раслаучы маркировка салмыйча, аны сатып булмый, ә сатырга рөхсәтне атна буе көтәргә туры килде. Башка вакыт булса, яңа проект, җайланыр дип күз дә йомар иделәр, әмма быел башкача. Төбәк башлыклары ил хөкүмәтенә үзләре мөрәҗәгать итә башлады. Шулай проблема ил хөкүмәтенә барып җитә. 3нче ноябрь көнне Михаил Мишустин маркировка системасын вакытлыча туктату турында хәбәр итте.

Бу атнада Татарстан Президенты дарулар белән сату итә торган электрон үзәк булдырырга кушты. Препаратларны читтән торып сатучы зур оешмаларның берсе тиздән Казанда эшли башлаячак. Бу хакта Президент Мәскәүдә Саклык банкы җитәкчелеге бн сөйләшеп кайта. Үзәкне 27нче ноябрь ачарга ниятлиләр. Ул Республика халкын тиз арада кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә тиеш. Атнаның иң көтелгән яңалыкларыннан - коронавирустан өйдә авыручыларга даруны бушлай бирә башлыйлар. Әлегә КОВИД йоктыручылар дәвалануга дистә меңләп акча тота.

Казанда яшәүче Мөлековлар гаиләсенә куркыныч чир көтмәгәндә килә. Югары температура, ютәл, сулыш алу катлаулану, ис тоймау. Хастаханәгә салмагач, өйдә дәваланырга туры килә. Пенсиядә утыручы кешеләр өчен бу - кыйммәткә төшә.

Коронавирустан акча түләп тә дәва таба алмаган авырулар әлегә бушлай дару буласына ышанып та бетә алмый. Шулай да ил хөкүмәте раслаган документ бар. Моңа бүлеп бирелгән 5 миллиард сумның 146 миллионы Татарстанга кайтачак. Бу һәр пациентка - уртача 7 мең 800 сум исәбеннән. Бушлай даруны ноябрь уртасыннан бирә башларга ниятлиләр. Рецептын сырхауханәдән барып аласы, даруын - даруханәдән.

Фәридә ЯРКӘЕВА, Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары:
- Кайбер очракларда, авыруның туганнары даруханәгә барып ала алмый, ул очракта, бушлай даруны өйгә медицина хезмәткәрләре яисә волонтерлар илтеп бирәчәк.

Ковид диагнозын раслау өчен, әлбәттә, белешмә кирәк, шуңа бу эшне тизрәк тоту өчен ПЦР лабораторияләрен дә заманча җиһазландыру сорала. КОВИДКА тест нәтиҗәсен 3-4 көн көтеп ятмас өчен, аны 48 сәгатьтә әзер итмәкчеләр.

Җырчы Илназ Сафиуллин да яңа гына хастаханәдән дәваланып чыкты. Коронавирус аның үпкәсен 50 процентка зарарлый. Кабул иткән даруларын санап бетергесез, хастаханәдә алар бушлай, әмма тернәкләнү өчентагын шактый гына препарат кирәк.

Коронавирус белән бәйле барлык сорауларга җавапларны кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин. Моның өчен 8-800-222-59-00 номерын гына җыярга кирәк. Ул көн саен иртәнге сигезенче яртыдан кичке сигезгә кадәр эшли.

TNV.RU
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"