Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Разил Вәлиев: Татар телен өйрәнеп, Татарстанның Президенты була аласың

Татар телен укыган кеше Татарстан Президенты булырга мөмкин. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бүген туган телләрне укыту буенча закон проекты турында сөйләгәндә шулай дип белдерде. Депутат “Корстон" комплексында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съезды пленар утырышында катнашты.

Разил Вәлиев татар милләтен, мәдәниятен, сәнгатен кадерләп саклауда татар теле укытучыларын таяныч дип бәяләде. “Миңа еш кына ата-аналар “татар мәктәбендә укып, кем булып була инде, татар теле кемгә кирәк ул” дип сорау бирә. Мин аларны тыңлап-тыңлап тордым да, “татар мәктәбендә укып, бүгенге көндә Татарстанның Президенты булып була” дидем. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев Актаныш районының чеп-чи татар авылы Пучыда татар мәктәбендә укып, Россия Герое һәм Татарстанның беренче Президенты булды. Монда һич кенә дә мескенләнергә, дәрәҗәбезне төшерергә ярамый”, - ди Разил Вәлиев.

Депутат әйтүенчә, Татарстанда рус теленә хөрмәт зур. “Татарстанда рус телен белмәгән кеше юк. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча да, Татарстан бөтен Россиядә иң алдынгы урыннарда бара. Әйткәнемчә, бездә рус телен укыту проблемасы юк. Аны кемнәрдер уйлап тапкан икән, бу инде алар намусында. Дәүләт теле булу өстенә рус телен ана теле буларак та укытуны хуплыйбыз, әмма ләкин һәр нәрсәнең чамасы булырга тиеш”, - ди.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"