Разил Вәлиев “Татарча диктант” мәйданчыгының шыгрым тулы булуын әйтте
27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Акциядә 55 кеше катнашты. Язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакыйның “Көз” повестеннан өзекне Разил Вәлиев укыды.
Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә акциядән канәгать калуын әйтте. “Иң беренче чиратта мин үзем өчен сөендем. Димәк, мин дә татар теленә бәләкәй генә булса да өлеш кертәм”, - диде ул.
Шагыйрь башта “Кеше килерме икән дип?” бераз шикләнгән. “Һәркемнең үз эше бар бит. Бүген залда басып торырлык урын булмады, зал шыгрым тулы иде. Бу – безнең халкыбызның милли рухы сүнмәгән дигән сүз. Бик нык сөендем”, - диде Разил Вәлиев.
“Татарча диктант”ны бөтен дөнья буенча барлыгы 300гә якын урында язганнары мәгълүм. Диктант яздыру пунктлары Татарстанның һәр районында, Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә оештырылды.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
