Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Разил Вәлиев шәһәр хакимияте “Дубравная” станциясенә татарча атама бирергә тиеш дип саный

5 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәр хакимияте “Дубравная” метро станциясенә татар телендә дә атама бирергә тиеш дип саный. Разил Вәлиев станция атамасы татар теленә тәрҗемә ителмәве белән килешмәвен әйтеп, шәһәр хакимияте җитәкчелегенә хат җибәргән. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

Казанда “Дубравная” метро станциясен төзү 2014 елда башланды. 2015 елның мартында беренче тоннеле төгәлләнде. 2016 елның мартында станциягә рәсми рәвештә исем бирелде, ә апрельдә икенче тоннель эше төгәлләнде. 2017 елның сентябрендә монолит конструкцияләр куелгач, вестибюль эшләнгәч, монтаж эшләре башланды. “Дубравная” метро станциясенең озынлыгы - 730 метр, киңлеге - 22 метр. Ул 18 метрга кадәр тирәнлектән үтә. Метро станциясе төзелеше, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев сүзләренчә, 5,2 млрд сумга төшкән.
Разил Вәлиев бу мәсьәләгә карата депутатлар реакциясе булуын әйтте. “Бу исем шәһәр хакимиятендә каралган вакытта мин шәһәр хакимиятенең җитәкчелегенә үземнең бу исем белән, аны тәрҗемә итмәү белән килешмәвемне әйтеп хат җибәргән идем. Аннан соң алар миңа аңлатмалы язу җибәрделәр. Андый исемнәр, шәһәр исемнәре, авыл исемнәре тәрҗемә ителми дип язып җибәрделәр. Чыннан да, андый тәҗрибә бар. Соңгы вакытларда тәрҗемә итми башладылар. Әмма мин моның белән килешә алмыйм. Алар исем ике төрле булса, бутала диләр. Чыннан да андый буталчыклык бар. Мәсәлән, мин Түбән Кама шәһәренең ике исемле булуына баштан ук каршы идем. Без, татарлар, Түбән Кама дип йөрибез, әмма руслар аны берсе дә Түбән Кама дип әйтми. Билгеле, ике исем, бер караганда, катлаулы, әмма андый практика да бар. Мәсәлән, русча “Москва” дибез, татарча “Мәскәү” дибез”, - диде Татарстан депутаты.

Разил Вәлиев башка метро станцияләре атамалары ике телдә дә булу сәбәпле, ни өчен бу вазгыятьтә ике төрле стандарт дигән сорау белән бирелеп, “Дубравная” станциясе дә татар телле атамалы булырга тиеш дип саный. “Безнең, милли республикада яшәгән халык буларак, андый географик атамаларны, урам исемнәрен, метро станцияләре исемнәрен үзебезнең туган телебездә күрәсебез килә. Аның бит мисалы бар. “Козья Слобода” дип куйдылар бит, “Кәҗә Бистәсе” дип татарча яздылар. Мин аларга шул сорауны бирдем. Ни өчен сездә ике төрле стандарт, дип сорадым? Стандарт бер генә булырга тиеш һәм сез аны шәһәр советында расларга тиеш. Нишләп шәһәрнең бер башында тәрҗемә итәргә ярый, ә икенче башында ярамый? Алай була алмый! Мин моның белән төп принципта килешә алмыйм. Ул татарча да я “Имәнлек”, я “Имәнле” булырга тиеш иде. “Дубрава” туп-туры тәрҗемә иткәндә “Туйра”, бәлки “Имәнлек”тер, бәлки “Туйралык”тыр. Анысы инде комиссия эше, аларның бит шәһәр советында коммисияләре бар. Алар, минемчә, бу мәсьәләне уртага салып карарга тиешләр иде”, - диде Разил Вәлиев.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел дип саный. “Хатаны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Ләкин моның өчен теләк кирәк. Безнең кайсы республикада яшәвебезне беркайчан да онытырга ярамый! Бигрәк тә бу мәсьәлә бүген актуаль. Телләр мәсьәләсе кискенләшкән чорда бу мәсьәләгә бик тә сак карарга кирәк. Татар телен мин бер җирдә дә икенче урынга, икенче сортлы дәрәҗәгә күчерүне хупламыйм һәм хупламаячакмын да. Хәтта бер бик принципиаль мисал китерәм. Миңа еш кына “Оешмаларның исемнәрен язганда алдан татарча язаргамы, русча язаргамы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Минем аларга Конституция нигезендә җавабым бар. Татарстан Конституциясендә акка кара белән Татарстанда татар һәм рус телләре бертигез хокуклы дәүләт телләре дип язылган. Рус һәм татар телләре дип язылмаган, татар һәм рус телләре дип язылган! Югыйсә, андый мәсьәләләр гадәттә алфавит тәртибендә язылалар. “Р” хәрефе бит “Т” хәрефеннән алданрак. Әгәр дә алфавит тәртибендә язган булсалар, без Конституциядә рус һәм татар телләре дип язган булыр идек. Конституциядә без, үзебезнең милли республика икәнебезне истә тотып, телләр турындагы мәкаләдә Татарстанны алга куйдык. Шуңа күрә шушыңа таянып, хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән идем. Соңгы вакытларда, мемориаль такталар куйганда да, башка шушындый эшләр эшләгәндә дә татарча язуны алга чыгара башладылар”, - диде Разил Вәлиев.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"