Разил Вәлиев: Мәгариф турындагы законга яңадан кайтырга кирәк
16 августа 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Россия Президенты Владимир Путин Россия халыкларының милли телләрен яңадан торгызу инициативасын хуплады.
Разил Вәлиев сүзләренчә, кабул ителгән закон үсеш өчен генә түгел, ә милли телләрне саклау мөмкинлеге дә бирми.
“Яңа законда туган телләрне ата-аналар сайлый – аның мәҗбүри булуы яхшы. Әмма ата-аналар сайлавы буенча дәүләт телләрен өйрәнү бернинди закон кысаларына да сыешмый һәм Россия Федерациясе белән Татарcтан Республикасы конституцияләренә каршы килә, чөнки дәүләт теле – ул бер генә халык теле түгел, ә бөтен дәүләт теле. Ул депутатлар тарафыннан сайланган һәм Конституция белән билгеләнгән. Аны дәүләт сайлый, ә ата-аналар түгел”, - диде депутат.
"Күпчелек ата-аналар үз балалары өчен рус телен сайлаячак, чөнки БДИ шул телдә бирелә", - диде Вәлиев.
“Моннан тыш, закон шулай ук туган телне 9 сыйныфка кадәр генә укыту мөмкинлеге турында сөйли, димәк, 10-11 сыйныфларда милли телләр өйрәнелмәячәк. Димәк, безнең галимнәр булмаячак. Өлкән сыйныфларда милли телләрне өйрәнмичә, укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы яки татар филологиясе белгече һөнәрләрен сайласын ди?” - дип тәмамлады сүзен парламентарий.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)