Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан дәвалау ысуллары турында сөйләделәр
7 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дәвалау өчен препаратларның өч төркеме кулланыла.
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән көрәшү өчен препаратларның өч төркеме кулланыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
«Бу, беренче чиратта, вируска каршы терапия, бу антикоагулянтлар (кан оешу активлыгын киметә торган һәм тромблар барлыкка килүгә каршы дарулар) һәм кирәк булса гормоннар, ләкин катгый рәвештә табиб контролендә булырга тиеш. Бу бүгенге көндә амбулатор этапта препаратларның өч төркеме кулланыла», — диде спикер.
Стационар этапта бизгәк тотудан, сулыш алу җитешсезлегеннән дәвалыйлар, шулай ук генноинженер биологик препаратлар белән Covid-19га каршы иммунитет булдыралар, дип сөйләде Абашев.
Хәзер Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясен дәвалау буенча җиденче клиник тәкъдимнәре гамәлдә, дип искәртте министр урынбасары.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә Covid-19 инфекциясеннән дәвалау 12 көнгә якын дәвам итә, шуннан соң тернәкләнү процессы бара.
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)