“Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүне татар артистлары тәҗрибә туплау дип саныйлар
20 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар театрларының күренекле артистлары “Зөләйха күзләрен ача” сериалында төшүне үзләре өчен зур тәҗрибә дип саныйлар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, актер Фернат Насыйбуллиннар бу көннәрдә Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы буенча төшерелә торган сериалда катнашалар. “Татар-информ” хәбәрчесе күренекле татар артистларын кино төшерү мәйданчыгында очратты.
Татар актерлары икенче пландагы рольләрне уйныйлар. Алар Себергә сөрелгән төрле милләт кешеләрен уйныйлар, фильм буенча исемнәре юк.
Фирая Әкбәрованың роле башта “Бабка-марийка” дип билгеләнгән булса да, актриса хәзер үзенең татар карчыгын уйнавын билгеләп узды. Аның оныгын яшь артист, Мәскәү яшь тамашачы театры актеры Илдар Кәлимуллин уйный. Ренат Шәмсетдинов үзе өчен бу проектны өйрәнү мәктәбе дип саный.
Сериал төшерү өчен Лаеш районында махсус Сәмруг авылы төзелде. Ангара буендагы авыл Кама буенда төшерелә. Бүген сөрелгәннәрнең землянка казу күренешләре төшерелде. Зөләйха ролендә – Чулпан Хаматова. Төп рольләрдә - актерлар Евгений Морозов, Александр Бәширов, Елена Шевченко һәм башкалар.
Сериалны “Русское” компаниясе төшерә. Сериал Россия 1 каналында күрсәтеләчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)