“Шәхси сәбәпләр” гаеплеләрне тиешле җәзага тарта
17 июля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Һәр эш көнендә 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында яңа телесериалны күзәтә аласыз. Кеше фаҗигасе һәм аннан чыгу юллары, гомерлек хата һәм аны төзәтү эшләре, мәхәббәт һәм нәфрәт каршылыгы – болар барысы да «Личные обстоятельства» телесериалында урын таба.
Сериал тарихы шәһәр тормышыннан башланып китә. Урта яшьләренә җиткән Герман Кузнецов яхшы һәм тигез тормыш кичерә. Герман нейрохирург булып эшли һәм үз һөнәрен зур осталык белән башкара. Берничә ел элек ул хатыны белән аерылыша, ләкин хатыны һәм яшүсмер кызына һәрвакыт ярдәм итеп тора. Нейрохирургның тыныч тормышы бер вакыйга шаһите булудан соң кинәт үзгәрә. Төнлә, эшеннән кайтканда, ул очраклы рәвештә юл-транспорт һәлакәтенең шаһите була. Шәһәр олигархының исерек кызы зур тизлектә юл кырында туктап торган җиңел машинага килеп керә. Нәтиҗәдә, ирле-хатынлы яшь гаилә фаҗига урынында ук җан бирәләр, ә аларның алты яшьлек кызларын Герман Кузнецов коткарып калырга өлгерә.
Фаҗиганең сәбәпчесе Ирина Сундукова гауга куптарырга уйлый, ләкин Герман аны, яңагына сугу ярдәмендә, тиз тынычландыруга ирешә. Шулвакыт шәһәр олигархы үз кызын мыскыл иткән өчен дип нейрохирург Герман Кузнецовны төрмәгә утыртырга уйлый...
Вакыйгалар сериалда нинди борылыш алыр, ә Герман Кузнецов нахак бәладан котылып, чын гаеплеләрне тиешле җәзага тарта алырмы? Сорауларга җавапны һәр эш көнендә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында «Личные обстоятельства» телесериалын карап белә аласыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)