"ШАЯН ТВ" кечкенә Варвараның хыялын чынга ашырган
27 декабря 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
26 декабрь көнне, Бөтенроссия «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында, «ШАЯН ТВ» каналы үзендә нәни хыялый Варвара Василованы кунак итте.
Варварага 8 яшь, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан,ул актив һәм кызыксынучан, рәсем һәм математика дәресләрен ярата, музыка мәктәбенә йөри һәм йөзү белән шөгыльләнә. Яңа ел алдыннан Кыш бабайга балалар телеканалы һәм радиостанция белән танышасы килүе турында язган.
Кызның әлеге хыялы бүген чынга ашты.
Тылсымлы чыршыдан аның хатын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров күреп алды.
Варвараны «ШАЯН ТВ» алып баручылары һәм хезмәткәрләре каршы алды. Очрашу кысаларында нәни кунагыбыз өчен «ШАЯН ТВ» каналы студиясе буйлап экскурсия ясалды, берсеннән-берсе масштаблы проектлар, популяр тапшырулар, аның алып баручылары һәм катнашучылары белән танышу һәм аралашу оештырылды.
Ә дубляж студиясендә исә Варвара популяр мультсериалларны тәрҗемә итү серләренә белән танышты. Үзен дә тавышландыручы ролендә сынап карады.
Моннан тыш, «Болгар радиосы» диджейлары эшчәнлеге белән дә танышты. Үзен кызыксындырган сорауларны бирде.
Шулай итеп, тагын бер хыялланырга яратучы баланың теләге тормышка ашты!
Фото: «ШАЯН ТВ»
Источник: https://tnv.ru/tat/news/moguai/364729-shayan-tv-kechken-varvarany-khyyalyn-chynga-ashyrgan
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)