Сергей Кириенко һәм Рөстәм Миңнеханов Борынгы Болгарда булдылар
6 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Татарстанга эш сәфәре кысаларында Болгар ислам академиясендә булды һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы объектлары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сергей Кириенконы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Болгар ислам академиясе ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озата йөрделәр.
Болгар ислам академиясендә Сергей Кириенкога белем бирү процессы, чит ил мөселман вузлары белән хезмәттәшлек, гарәп илләреннән мөгаллимнәрне җәлеп итү турында сөйләделәр.
Сергей Кириенко уку кабинетларын карады, укытучылар һәм студентлар белән аралашты, укыту процессында кулланыла торган мультимедиа системасы белән танышты. Шулай ук ул конференц-зал, музей, китапханә, архив бүлеген, намаз бүлмәләрен, торак бүлмәләрне карады.
Шуннан Сергей Кириенко һәм Татарстан Президенты 922 елда Идел Болгарында ислам кабул итүгә багышланган Истәлекле знакны һәм иң зур бастырылган Корьәнне карадылар. РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары шулай ук Болгар цивилизациясе музеенда һәм Җәмигъ мәчетендә булды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)