Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия игълан ителә
Шәүкәт Галиев исемендәге премия идея-эчтәлеге, жанры, формасы белән кызыклы һәм уңышлы дип бәяләнгән әдәби, публицистик язмаларның авторларына биреләчәк.
Ел саен дүрт премия тапшырылачак. Аны «Көмеш кыңгырау»ның даими авторы булган һәм шигырь, әкият-хикәяләре, язмалары иң уңышлы дип табылган өч балага, газетада балалар өчен кызыклы һәм әдәби сыйфаты югары булган әсәрләрен тәкъдим иткән даими авторга бирәләр.
Озак еллар дәвамында газетаны укучыларга ирештерүдә булышлык күрсәткән, газета эшчәнлегенә уңай йогынты ясаган иганәчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру карала. Шәүкәт Галиев исемендәге премияне ел саен март аенда, тантаналы шартларда, спонсорлар үзләре тапшыра.
Шәүкәт Галиев исемендәге премияне билгеләү советы:
Язучы, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин.
Балалар шагыйре, язучы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәшит Бәшәр.
Язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге Халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева.
Редакция коллективы.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
