Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Үзбәкстан артистларын аэропортта чәкчәк һәм гармун белән каршыладылар

24 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Гастрольләргә килгән Үзбәк милли академия драма театры артистларын Казан аэропортында чәкчәк һәм гармуннар белән каршыладылар. Әлеге кунакчыллык күренешләрендә “Татар-информ” хәбәрчеләре дә катнашты.

Үзбәк милли академия драма театры артистларын каршылауны Камал театры коллективы оештырды. Ташкенттан Мәскәү аша очып килеп төшкән кунакларны сәламләргә Камал театры җитәкчелеге – театр директоры Илфир Якупов, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев, театрның музыка бүлеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров, шулай ук күренекле артистлар Наилә Гәрәева, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев, Әсхәт Хисмәтов һ.б. - барлыгы егермеләп артист килгән иде.

Театр директоры Фәтхулла Мәсудов җитәкчелегендәге делегацияне Камал театрының яшь артистлары милли киемнәр белән каршыладылар.

Ә шушы көннәрдә генә Камал театрының Үзбәкстан гастрольләренә катнашкан театр директоры Илфир Якупов һәм директор урынбасары Ранис Сәхибуллин Ташкентта үзләренә бүләк ителгән үзбәк милли чапаннарыннан иде.

Үзбәкстан артистлары Татарстан җиренә аяк басканда, татар көйләрен Саба гармунчылары уйнап торды.

Самолет тоткарланып, артистлар шактый арыган булсалар да, унике гармунчыдан торган ансамбль бию көен уйнаганда, зал уртасына биергә чыктылар.

“Без Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Камал театры чакыруы буенча килдек, - диде театр директоры Фәтхулла Мәсудов “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Үзбәк белән татар халкы бер-беребез белән дус булып яшибез. Без бит тугандаш халыклар. Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлек бар, ул багланышлар озак еллар дәвам итсен иде”.

Фәтхулла Мәсудов шушы көннәрдә генә Камал театрының Үзбәкстанга килеп, анда өч спектакль күрсәтүен искәртеп үтте. “Безнең халыкка бик ошады. Хәтта бер спектакльне кабатлап күрсәтүләрен сорадылар”, - диде ул.

Үзбәк милли академия драма театры гастрольләре – Камал театрының Үзбәкстандагы уңышлы гастрольләреннән соң җавап визиты булып тора. Камал театры коллективы үзләрен Ташкентта бик зурлап каршылауларын, кунак итүләрен сагынып сөйли. Үзләре дә үзбәк коллегаларына чын татар кунакчыллыгы күрсәтергә җыеналар.

Бүген Камал театры сәхнәсендә Үзбәкстан театры гастрольләре башлана. Гастроль репертуарында ике спектакль - Кучкар Норкобилның “Язмыш сынавы” драмасы һәм Чыңгыз Айтматовның “Анам кыры” моноспектакле.
Спектакльләр 24, 25, 26 сентябрьдә күрсәтелә. 19.00 сәгатьтә башлана.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"