Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Үзбәк Субхон Ахроров: «Татарча өйрәнгәч, җимешләремне сатып алучылар артты»

12 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ул үзенең тормышындагы уңышларын татар телен өйрәнү белән бәйли.

Субхон Ахроров — үзбәк милләтеннән. Ул Казанда яшәгән арада татар телен камил өйрәнгән, Инстаграмдагы битен дә чиста татарча алып бара. Моннан тыш, Субхон татар җырлары яздыра, аларны башкара, шулай итеп артистлар арасында да үз кешегә әйләнгән.

«Миңа Тукай теле җайлы бирелде»
Субхон, үзең белән кыскача гына таныштыр әле. Кайда тудың? Ата-аналарың кемнәр?

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре янында урнашкан Ургут районында туып үстем. Мәктәптә тугыз сыйныф укыгач, Казанда эшләүче туганнан туган абыйларым үзләре янына сәүдә итәргә чакырып китерделәр. Мәктәптә яхшы укыдым. Укытучылар һаман да мине сагыналар, алар укуны дәвам итүемне теләгән иде. Мин исә, абыйларыма ияреп, әти-әнинең эшен дәвам иттем.

Гаиләңдә Казанга кем беренче булып юлны ярды?

Сәүдәне әти башлап җибәрде. Ул абыйларны өйрәтте. Алардан мин дә өйрәндем. Әти-әни хәзер Үзбәкстанда яши, алар сәүдәне безгә ышанып тапшырды.

Татар телен ничек өйрәндең?

Казанга килгәндә татар телен белми идем. Татарларның аралашуы миңа бик кызык тоелды. Телнең яңгырашы матур. Кайбер сүзләре таныш кебек булса да, сөйләмнең мәгънәсен аңламадым. Татарлар сөйләшкәнен һәрвакыт кызыксынып тыңлый идем. Көн саен бер-ике сүзне отып, әкренләп сөйләм телен өйрәндем. Мәктәптә туган телне, әдәбиятны яхшы укыгач, чит тел өйрәнү дә миңа җиңел бирелә.

Бераздан оялуны читкә куеп, сату ноктасына килгән татарлар белән татарча сөйләшә башладым. Иң мөһиме — оялмаска кирәк. Читенсенеп торсаң, бернәрсә дә барып чыкмый.

Мин элегрәк иске үзбәк китапларын күп укый идем. Алардагы сүзләр татар телендә еш очрый. Хәзер телне камилләштерү өчен татарча китаплар да укыйм. Аеруча шигырьләр яратам. Беренче вакытта Габдулла Тукайның теле миңа җайлы бирелде.

Безнең китаплар кирилл графикасында язылган. Сез мәктәптә нинди графикада укыдыгыз?

Бездә латин графикасы. Әти укырга кергәнче үк рус әлифбасын өйрәткән иде. Татар хәрефләрен, авазлар әйтелешен үзлегемнән өйрәнергә туры килде.

Казанда телне өйрәнү буенча махсус курслар үтмәдеңме?

Юк. Кешеләр белән аралашып кына өйрәндем. Татар җырлары тыңлап йөрдем. Хәзер татар шигырьләрен үзбәк көйләренә салып, үзем дә җырлар яздырам. Ул җырларны үзем дә җырлыйм, артистлар арасында сораучылар да бар.

«Татар телен ныграк өйрәнү өчен артистлар белән дуслаштым»
Артистлар белән ничек таныштың?

Танышуымның сәбәпчесе татар телен өйрәнү булды. Инстаграмны татарча алып баргач, Әнвәр Нургалиевның концертларын оештыручы Флүрә апа мине күреп алды да, төрле артистлар белән таныштырды. Шулай итеп, театр, эстрада артистлары белән дуслык башланды. Әнвәр Нургалиев, Фәнил Вакказов, «Мунча ташы» һәм Кариев театры артистлары белән аралашып торабыз. Алар мине үзләренең концертларына, туган көн мәҗлесләренә чакыралар. Әнвәр Нургалиевка сәхнә экраныннан күрсәтер өчен, төрле видео өзекләреннән җыелган клиплар да ясап бирдем.

Татар теле белән кызыксынуыңа базарда эшләүче милләттәшләрең ничек карый?

Башта күбесе Инстаграмны татарча алып баруымны, татар җырлары башкаруымны кабул итмәде. «Син ник Инстаграмда үзбәк җырларын популярлаштырмыйсың? Туган телеңне хөрмәт итмисеңме?» — дигән сораулар еш яңгырады. Аудиториям татарлар булгач, Татарстанда яшәгәч, мин татар теленә хөрмәтемне белдерүемне аңлаттым. Мин үзбәк икәнемне беркемнән яшермим, кардәшләрем белән туган телдә сөйләшәм. Шул җитмәгәнмени?

Татар телен өйрәнү миңа күпмедер танылу китергәнен, даими сатып алучыларым барлыкка килүен күргәч, бүген һәммәсе миңа хөрмәт белән карый.

Димәк, татар телен өйрәнү сәүдә эшенә дә файда китергән?

Әлбәттә, сәүдәгә файдасы тиде. Мине телевидение да төшерде, радиога да чакыргалыйлар. Инстаграмда язылучылар саны 8,6 меңнән артты. Алар бит миңа шуннан товарга да заказ бирәләр. Сатып алучының туган телендә сөйләшеп, аның күңеленә хуш килсәң, ул синнән буш китми. Базарда күп сатучылар хәзер татар кешесенә татарча эндәшергә тырыша.

Мин кибеттә дә, сатучының татар икәнен аңласам, аның белән татарча сөйләшәм. «Үземнән дә камилрәк татарча сөйләшкән үзбәкне күргән юк иде», — дип кәефне күтәрәләр.

Башкорт дусларым белән башкортча сөйләшәм. Башкорт һәм татар телләре охшаш.

Тагын нинди телләрдә аралаша аласың?

Туган телдән кала, татар, башкорт, рус, әзербайҗан, төрек, таҗик, казах телләрендә аралаша алам. Төрки телләр охшаш, туган телне белгәч, татарчаны камил өйрәнгәч, калганнары җиңелрәк бирелде. Тел өйрәнергә сәүдә эше дә ярдәм итә, чөнки базарда төрле халык вәкилләре эшли. Телне камилрәк өйрәним дисәң, китаплар укырга кирәк. Китап укыганда яңа сүзләр күбрәк истә кала.

«Гаиләм белән дүрт айга бер генә күрешәм»
Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

Без өч малай, ике кыз үстек. Абыем да, энекәшем дә бар.

Үзең өйләнгәнме?

Әйе. Өч балам бар, гаиләм Үзбәкстанда яши.

Аерым яшәү читен түгелме?

Әлбәттә, читен. Эшең шул булгач, сабыр итәсең инде. 4-5 айга бер өйгә кайтып, гаилә белән берәр ай чамасы торып киләм. Балалар үскәч, Казанга күченерләр иде, ләкин әлегә барып чыкмый. Берсе бераз үсә, артыннан икенчесе дөньяга килә.

Буш вакытыңны ничек уздырасың?

Футбол уйнарга яратам. Атнага ике мәртәбә дуслар белән футбол уйныйбыз. Сәнгать белән кызыксынам, театрларга, концертларга йөрим. Кариев театрына еш барам, сирәк булса да, Камал театрына да барырга тырышам.

Буш вакыт әллә ни күп түгел. Адоратский, Тихорецкая урамнарында урнашкан базарларда сату нокталарыбыз, Ямская урамында күпләп сату складыбыз бар. Киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр сатып алучыларга бушлай китереп бирүне дә оештырдык.

Эшебез иртәнге алтыда башлана, кичке алтыда гына өйгә кайтабыз. Кич белән китаплар укырга тырышам. Кайвакыт компьютерны кабызып, җырлар белән мавыгам, шигырьләрне үзебезнең көйләргә салып карыйм.

«Җимешләрнең юылмаганын, эшкәртелмәгәнен алырга тырышыгыз»
Сәүдә эшенә нинди мәгънә саласың?

Сәүдәгә - миңа нәселдән килгән тормыш рәвеше. Казанның һәр районында һәм Татарстанның эре шәһәрләрендә сату нокталарын булдырасым килә. Безнең максат — халыкка кыйммәт булмаган бәядән сыйфатлы товар җиткерү. Арзанрак бәядән күбрәк сатарга тырышабыз. Кулай бәя куйсаң, кешеләр дә күп йөри, сөенеп тә алалар.

Казан эчендә китереп тә бирәбез. Заказларны Инстаграм битендә кабул итәм. Хәзер конкуренция зур. Сатуның төрле юлларын эзлибез. Бер мәртәбә җимеш алып караган кеше миңа ышана һәм киләсе заказны китереп бирүемне сорый. Заказларны күбесенчә бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә бирәләр.

Сатарга товарны каян аласың?

Киптерелгән җимешләр күбесенчә Үзбәкстаннан кайта. Америкада, Кытайда, Иранда, Туниста һәм башка чит илләрдә үсә торган чикләвекләр, җимешләр Мәскәүдәге зур складлардан кайта.

Җимеш сайларга өйрәтче...

Җимешләрнең майланмаганын, юылмаганын сайларга кирәк, чөнки алар тәмле һәм яңа уңыштан була. Юып эшкәрткәч, җимешнең тәме дә, файдасы да кими. Өрекнең сердечник дигән сорты баллы һәм йөрәккә файдалы. Ул башкалардан карарак төстә. Майзак сортлы өрек исә агачта кипкәндә витаминнарын югалтмый, ул да бик файдалы һәм тәмле.

Йөземнең карасы ашарга тәмле һәм йөрәккә файдалы. Сары һәм көрән йөземне гөбәдия пешерергә алалар, сары төстәгесе әчкелтем була.

Күренеп тора, син бик оптимист, тормышны яратучан кеше. Уңай кәефне ничек саклыйсың?

Һәрнәрсәне яратып башкарырга кирәк. Берәр җиргә чакыралар икән, сөенеп барам. Кешеләргә һәрвакыт яхшы теләк телим. Көндәшемнең сатуы барсын дип теләсәм, аның да, үземнең дә эшләр яхшы бара. Иң мөһиме - Аллаһ кушканча яшәргә тырышам.

Фото: Рифат Каюмов
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"