Сайлауда катнашучы блогерлар: Күзәтүче ролендә булып карау бик кызык
12 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президентын сайлауда җәмәгать күзәтүчесе булып билгеләнгән Казан блогеры Руслан Мәҗитов күзәтүче ролендә булып карау бик кызык дип белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте.
«Сайлауда катнашу җәмәгать эше. Иҗтимагый палатадан шалтыратып җәмәгать күзәтүчесе булырга тәкъдим итүләрен өчен уникаль мөмкинлек дип кабул иттем. Әлбәттә, мин ризалаштым. Тормышымда шундый вакыйга кайчан булачак әле? Күзәтүче ролендә булып карау миңа бик кызык», — дип сөйләде Руслан Мәҗитов.
Матбугат конференциясендә катнашкан блогер Алия Мифтахова да Руслан Мәҗитовның фикерен хуплады. «Безнең продукт — ул контент. Бу миңа яңа юнәлеш буенча контент ясарга мөмкинлек бирә. Язылучыларымның реакциясен күрәсем килә. Блогерларның күбесе минем урында булырга теләр иде», — дип уртаклашты фикере белән Алия Мифтахова.
Татарстанда беренче тапкыр сайлауда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында блогерлар катнашачак. Татарстанның Иҗтимагый палатасы сайлауда бәйсез күзәтү оештырыр өчен блогерларны җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. «Сайлауда тәртип бозу булса, алар, һичшиксез, социаль челтәрләргә эләгәчәк», — дигән иде Алия Мифтахова.
Фото: Рамил Гали
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)