Сайлауда блогерлар төшергән видеоларны анализлау өчен штаб төзергә тәкъдим иттеләр
13 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда көзге сайлауда күзәтүче-блогерлар эше белән бәйле махсус штаб төзергә кирәк, аның вәкилләре җыелган барлык мәгълүматны анализлар иде. Бу хакта бүген журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Барлык участоклар да ачык, шартлар тыныч, шалтыратулар һәм мөрәҗәгатьләр бар. Блогерлар безгә материаллар бирде, без аларны карыйбыз, анализлыйбыз. Аларны анализлау өчен махсус штаб кирәк. Сайлауда блогерлар эше — барлык процедураларның тагын да ачыклыгына һәм легитимлыгына бер адым», — диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда көзге сайлауда иҗтимагый палата күзәтүче блогерлары корпусының актив катнашканлыгын хәбәр иткән иде. Социаль челтәрләрдә блогерлар сайлау участокларыннан төшергән фотоларын урнаштыралар һәм беренче күзәтүләре турында хәбәр итәләр.
Татарстан блогерлары беренче тапкыр сайлауда җәмәгать күзәтүчеләре төркеме составына керде. Аларның бурычы — тавыш бирү процессын теркәү һәм аны үз аккаунтларында яктырту. Моның өчен яшьләр укыды, анда аларны сайлау үткәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Блогерлар белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев очрашулар уздырды.
Татарстанда көзге тавыш бирү 11, 12 һәм 13 сентябрьдә уза. Республикада бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе: ТР Президентын һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлау, шулай ук РФ Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына сайлаулар бара.
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИП Набиуллин "Алтын-кул"
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
МОСТОВИК
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО "КСП"
ООО ТИМЕРПЕЧЬ
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Профсоюз ОАО "Татнефть"
РАДУЙ
Санаторий "Бакирово"
СЕСТРИЦА
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)