"Сөембикә" операсының дөньякүләм премьерасы тәкъдим ителде
27 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына «Сөембикә» спектаклен карарга килгән татар зыялылары яңа татар операсын югары бәяләделәр, бары тик спектакльнең ике көн генә күрсәтелүенә һәм билетлар табып булмавына гына зарланучылар булды. «Татар-информ» хәбәрчеләре дә «Сөембикә» операсын тамаша кылган беренче тамашачылар арасында булды.
Операның беренче тамашачылары арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар иде. Президент матбугат хезмәте хәбәр итүе буенча, Рөстәм Миңнеханов «Сөембикә» операсы премьерасын зур вакыйга дип билгеләп узган. “Без профессионаллар, безнең белгечләр әзерләгән милли операның зур уңышка ирешүенә горурланабыз. Опера безнең тарих белән тулы, без аны белергә тиеш. Премьера югары дәрәҗәдә узды. Татарстан шундый продукт әзерли алуы белән горурланырга тиеш. Бу вакыйга тарихта калачак”, - дигән ул.
«Татар-информ» хәбәрчеләренә билгеле булганча, премьерадан соң авторларны Татарстан Президенты кабул иткән.
«Сөембикә» операсында һәр партиягә өч-дүрт состав әзерләнгән иде. Беренче көнне Ханбикә партиясен - Гөлнора Гатина, Иван Грозныйны - Әхмәт Агади, Кошчакны – Артур Исламов, Шаһгалине - Филүс Каһиров, Няняны Венера Ганиева башкарды.
Нәни Үтәмеш хан роленә шигырьләр сөйләп танылган Арслан Сибгатуллин чакырылган иде.
Спектакльнең режиссеры - Юрий Александров, рәссамы – Виктор Герасименко, костюмнар буенча рәссам – Виктория Хархалуп.
Операның беренче бүлегендә вакыйга Казанда бара һәм ул Сөембикәне улы Үтәмеш белән бергә Мәскәүгә озату күренеше белән төгәлләнә. Беренче бүлекнең кызыклы өлеше булып Сөембикә белән Кошчакның мәхәббәте сурәтләнә. Беренче бүлек - татар телендә.
Икенче бүлектә вакыйга Мәскәүдә бара. Иван Грозный башта Сөембикәне Кошчакка кияүгә чыгарга үгетли. Әмма Кошчакның үтереләчәген белсә дә, Сөембикә моңа ризалык бирми. Шуннан Иван Грозный Сөембикәне Шаһгалигә кияүгә бирә, Үтәмешне монахлар янына озата. Икенче бүлек нигездә рус телендә бара.
Өченче бүлектә вакыйга Касыйм ханлыгында бара. Биредә Шаһгалинең Сөембикә белән мөнәсәбәтләре сурәтләнә. Без Сөембикәнең хыялында улы белән күрешүен, чынбарлыгында шашып биюен, бәргәләнүен күрәбез.
Авторлар аны финалда ак томанга уралып мәңгелеккә китеп баруын сурәтләгәннәр. Рәссам декорациягә нигез итеп Сөембикә манарасының ауган моделен алган.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - «Сөембикә» операсының икенче көне. Бүген Сөембикә партиясен Краснодар музыкаль театр солисты Гөлнара Низамова, Иван Грозныйны – Ярамир Низаметдинов, Шаһгалине Илһам Вәлиев башкарачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)