Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында мич коймагы пешереп, кунакларны сыйлады
14 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Җырчы Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Кичә Татарстан һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Яшел Үзән районында булды. Ул Мулла Иле, Төньяк Норлат һәм Исак авыллары белән танышты. Ул «Татар авылы» этнографик комплексында авыл мичендә коймак та пешереп карады. Бу хакта Яшел Үзән районының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк Норлат Мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмгә Салават Фәтхетдинов та кушылды. Авыл халкын әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, ул тамашачыларга үз репертуарындагы популяр композицияләрне бүләк итте.
Аның сүзләренчә, Татарстан зур тизлектә үсеш кичерә, моны гади күз белән дә күрергә мөмкин. «Мин илебезнең күп кенә төбәкләрендә гастрольләрдә булам һәм һәрвакытта да безнең Татарстаннан да яхшырагы юк икәнлегенә инанам», — дип искәртте җырчы.
Салават Фәтхетдинов Исак авылында «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодлары төшерелгән «Татар авылы» этнографик комплексы белән танышты.
Этнографик комплексның җитәкчесе Миңнедамир Камалетдинов артист өчен экскурсия оештырды. Салават Фәтхетдинов авыл мичендә коймак пешереп кунакларны сыйлады.
Фото: Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)