Санкт-Петербург яшьләренә каршы көрәшкә “Синтез” күтәрелә
5 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы кызыклы ватерпол уены трансляциясен күрсәтә. Су тубы буенча Рәсәй Чемпионатының яңа сезонын Казанның “Синтез” ватерпол клубы үз бассейнында ачып җибәрә.
Беренче турда узган елгы көмешь медаль ияләренә Санкт-Петербург шәһәренең яшьләр җыелма командасы каршы тора. Җыелма команда төньяк башкаласының сәләтле яшь ватерполчыларыннан җыелган. Быелгы Суперлига уеннарында катнашу хокукын җыелма команда 20 нче сентябрьдән 24 нче сентябрьгә кадәр Әстерхан шәһәрендә узган алдан уйналган очрашулар бәрабәренә яулады. Сүз уңаеннан, Әстерхан шәһәрендә узган уеннар аша Рәсәй Суперлигасының яңа сезонында катнашу хокукын “Синтез” ватерпол клубының яшьләр командасы “Синтез-УОР” да яулады.
Эшләрнең мондый тәртиптә урнашуы “Синтез” клубына яшь ватерполчыларны чемпионат барышында ук илнең көчле командаларына каршы уеннарда әзерләү мөмкинлеге бирә. Шул исәптән, “Синтез-УОР” яшьләр командасы Суперлига сезоны барышында төп команда белән уеннарда үз көчен күрсәтә алу мөмкинлегенә ия була дигән сүз, ә бу, үз чиратында, яшь ватерполчылар өчен “Синтез” клубына каршы уеннарда өстәмә омтылыш була ала. Санкт-Петербург шәһәренең яшьләр җыелма командасы Суперлига сыман җитди чемпионатларда үз көчен тәүге тапкыр сынап карый. Төньяк җыелма командасы көндәшлегендә “Синтез” клубы бар осталыгын күрсәтә алырмы?
Сорауга җавапны шимбә, 7 нче октябрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында “Синтез” ватерпол клубы һәм Санкт-Петербург шәһәренең яшьләр җыелма командасы арасындагы каршылыкны карап белә аласыз. Су тубы уеныннан турыдан-туры трансляция “Яңа Гасыр” каналында 18:00 сәгатьтә башланып китә.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)