МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатлары билгеле

23 октября 2017 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатлары исемнәре билгеле. 25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында быелгы әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.

Быел лауреат исеменә «Илекәй батыр» әкятләр китабы өчен Галимҗан Гыйльманов, «Күңел тәрәзәләрем» китабы өчен Рәзинә Мөхияр, «Авось, Небось и Кабы» китабы өчен Лев Кожевников лаек булган.

Кызыксындыру премияләре «Нурлы җиһан» китабы өчен Зинаида Захаровага, «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнәвис Дәүләтбаевка, «Ризасызлык» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнил Гыйләҗевка бирелә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләрне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан түбәндәге студентлар ала: Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимов.

Ә Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары исә түбәнге студентларны стипендия алуга тәкъдим итә: Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы), Денис Шишкин (Оренбург өлкәсе).

Искәртеп узабыз: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Блатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәрия Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар.

Мәгълүмат өчен. Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган “Шигриятнең күкчәчәге” җыентыгы тәкъдим ителде.


Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК