Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле
24 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең 2018 елгы лауреатлары билгеле. Әдәби премия быел шагыйрьләр Рәшит Бәшәров, Гөлзада Бәйрәмова һәм Рәфкать Шаһиевка тапшырылачак. Бу хакта “Рухият” фонды хәбәр итә.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби стипендиягә быел Гүзәл Закирова, Александр Усатов, Сәрвиназ Шәйхулова, Алинә Ипоева, Миләүшә Нигъмәтуллина, Светлана Южакова, Римма Фәррахова, Ратмир Латыйпов, Чулпан Мөбәрәкшина, Екатерина Кулагина лаек булган.
Саҗидә Сөләйманованы искә алу һәм әдәби премия лауреатларын, стипендиатларын бүләкләү тантанасы 25 октябрьдә Әлмәттә үтәчәк.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәр Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар.
Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районында туган. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган “Шигъриятнең күкчәчәге” җыентыгы тәкъдим ителде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)