Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Сабада Рәшидә һәм Барый Йосыповлар ярты кәлимә сүз дә әйтә алмыйча 46 ел яшиләр

Бәхетле парлар турында: “Бер-берсен ярты сүздән аңлап гомер итәләр”,— дип сөйләргә-язарга яратабыз. 46 ел бер-берегезгә ярты кәлимә сүз дә әйтә алмыйча, кул ишарәсе белән аңлашып яшәп карасагыз икән! Саба районы Эзмә авылында гомер итүче Рәшидә һәм Барый Йосыповларга язмыш әнә шундый сынау әзерләгән.

1938 елгы Рәшидә Бибиҗамал апа белән Тимербай абый гаиләсендә дүрт баланың иң кечесе булып үсә. Рәшидәнең яшьтән биюгә осталыгы ачыла. Клуб сәхнәсенә аны кат-кат чакырып чыгаралар.

Барый Йосыпов та үсеп егет булгач, мин телсез-чукрак дип, кул кушырып утырмый, үзенә шөгыль таба. Казанда эшкә урнашып, аяк киемнәре ремонтлый. Рәшидәнең абыйсы Рифкать Арташ якларында урманчы була. Бервакыт алар Барыйның әтисе Исмәгыйль белән очрашып, сөйләшеп китәләр. Сүз иярә сүз чыгып, Рифкать телсез сеңлесе барлыгы турында әйтә. “Минем дә шундый улым бар бит”, — ди Исмәгыйль. Кыскасы, эш боларның гаилә коруы белән төгәлләнә.

Барый абый колхозда эшләде, Казанда үзләштергән һөнәрен дә ташламады. Балта эшен дә яхшы белә. Авылда күпләрне ул вакытта модага кергән рус капкалы итте. Рәшидә — тегү-чигү, бәйләү остасы, кулларына күз иярми.

Йосыповлар сау-сәламәт кыз үстерде. Рәйсә, теле ачылганда, әби-бабасы янында булды. Кызлары хәзер Иләбәр авылында яши. Инде Йосыповларның оныклары бар. Бәлки, әле аларга оныкчыкларын да күрергә насыйп булыр.

Барый абыйдан бармак ишарәсе белән: “Хәлең ничек?” — дип сорасаң, кулын күкрәгенә куеп, “эх-эх” дип, йөрәге авыртуын аңлатканына инде хәйран еллар. Шөкер, йөрәгенә тия торган авыр сүзләр ишетүдән мәхрүм булганга, сәламәтлеге яшенә күрә тфү-тфү, күз тимәсен.

Фәнил МӘҮЛЕТОВ
Ирек мәйданы
MATBUGAT
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"