Сабада җиләк-җимештән компот ясау цехы ачылачак
20 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Сабада җиләк-җимештән компот ясау цехы ачылачак. Бу хакта «Саба» индустриаль парк» җитәкчесе Илшат Хуҗин «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.
«2020 елда „Саба“ сәнәгать паркының 2 чиратын тормышка ашыру өчен проект документын эшләү башланды. Агропарк бинасы һәм азык-төлек эшкәртү кластерын булдыру күздә тотыла. Безнең анда резидентларыбыз да бар: кемдер катнаш азык җитештерә, кемдер яшелчәләрне саклау, юу һәм киптерү белән шөгыльләнәчәк. Компот ясый торган, ипи һәм башка кондитер ризыкларын пешерә торган цехлар булдыру өстендә дә эшләр алып барылачак», — ди Илшат Хуҗин.
«Саба» индустриаль парк» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе сүзләренә караганда, бу бер елда гына башкарыла торган эш түгел, 2020-2024 елларга сузылачак зур инвестицион проект.
«Шушы ук территориядә халыкка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү өчен ябык, җылытылган, санитар таләпләргә туры килә торган агропарк бинасы да булачак. Әлегә проектны тормышка ашырыр өчен зур эшләр алып барыла. Алга таба 8 резидент, 151 эш урыны булыр дигән планыбыз бар», — дип белдерде «Саба» индустриаль парк җитәкчесе.
Илшат Хуҗин сүзләренчә, хәзерге вакытта парк җирендә 4 резидент эшли, барлыгы 53 эш урыны булдырылган. 2024 елга биредә барлыгы 22 предприятие эшләячәк һәм 511 эш урыны булачак.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)