Сөйләшә белә торган нарасый туган дигән хәбәр дөресме?
22 декабря 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Норильскида сөйләшә белә торган бала туган дигән сенсацион хәбәр барлык мәгълүмат чараларында диярлек чыкты. Дөньяга килгәч тә ул үзенең тәүге сүзен әйткән! Әмма кайсыбер басмалар бу хәбәр белән җентекләбрәк кызыксынган. Ахырда менә нәрсә ачыкланган.
– Мин бу вакыйгага карата комментарий биреп арыдым инде, – дип авыр сулый Норильск шәһәренең 1 санлы бәби тудыру йортының баш табибы Татьяна Ласточкина. – Бу сабый туганда сөйләшмәде – берничә аваз әйтте, ә баланың әти-әнисе моны артык эмоцияләргә биреп кабул итте – бу авазлар аларга сүзләр булып ишетелгән.
Әмма белгечләр моны расламый. Малай башка сабыйлардан берни белән дә аерылмый. Ә шау-шу ничек купкан соң? Бак тисәң, малайлары туган бәхетле ата-ананың танышлары шушы өлкәдә эшли икән. Шуңа да инде әлеге вакыйгага охшаш “сенсация”ләргә һушлары китүчеләр бу яңалыкка ышанган. Халык беркатлы да инде бездә! Шәхсән үзем моңа һич ышанмадым. Интернет тулы видеоларны да карамадым...
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)