Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Сөт тапшыручылар игътибарына: антибиотиклар кадау, су кушу һәм лейкоз турында

9 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бер көйсез бала әнисеннән су сорап елаган. Су биргәч, сөт сораган, аннан: «Суга сөт кушып бир!» — дип елаган. Әнисе суга сөтне кушкач: «Сөтне судан аерып бир!» — дип еларга тотынган. Бу бала әнисен борчыган кебек, халык сөтенә су кушып, сөт җыючыларны кыен хәлдә калдырмыймы? Бу хакта Биектау районында белештек.


Биектау ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре сөт сыйфатын тикшерү тәртипләре турында сөйләде. Берләшмә башлыгы Илдус Вәлиев әйтүенчә, сөт сыйфаты буенча, нигездә, күмәк хуҗалыкларда бар да яхшы, шәхси хуҗалыкларда гына кайчак хилафлыклар булгалый.


— Шәхси сектордан 7-8 сөт җыючы бар. Барлыгы 400ләп шәхси хуҗалык. Алардан көн саен заводларга 10-15 тонна сөт килә. Шулай ук, 13 агрофирма хуҗалыгы бар. Без алар җитештергән сөтне аена өч тапкыр ун көн саен тикшерергә тиешбез. Стериль савытлар белән үзебез чыгабыз, сөт мичкәсеннән 300-500 грамм тирәсе сөтне тикшерүгә алабыз. Термик әрҗәләрдә үзебезгә лабораториягә алып киләбез. Берничә кысаны карыйбыз: май, аксым, сомо — коры матдә, тыгызлык, су, әчелеге, сода, антибиотик, ингибиторлар (бактериялар үсешен тоткарлаучы матдәләр) тикшерелә, — диде районның баш ветеринары.

«Лейкозлы сыер сөтен эчкән кеше үзе дә лейкоз белән авырырга мөмкин»
Биредә лаборатория белгечләре безгә сөт сыйфатының нормаларын да атады.

— Сөтнең майлылыгы 3,2 проценттан ким булмаска, аксым 2,8-3,2 процент, әчелеге 16 проценттан 22 процентка кадәр, тыгызлыгы — 1027 г/см3, соматик күзәнәкләр 750 меңнән артмаска тиеш. Су һәм антибиотиклар бөтенләй булырга тиеш түгел. Коры матдәнең 8,2 проценттан да ким булмавы шарт, — дип сөйләде лабораториядә эшләүче ветеринария-санитария экспертизасы хезмәткәре Регина Недорезова.

Сөттә кайсы очракларда антибиотик күренергә мөмкин соң?

Антибиотик кадаган булсалар, әгәр организмдан чыгып өлгермәгән булса, ул очракта сөттә кала. Сыер ят үләннәр ашаса да, күренергә мөмкин дигән сүзләр бар, ләкин авыл хуҗалыгында терлекләр бертөрлерәк туклануда, төрле үләннәр ашамыйлар. Шәхси секторда сыерлар көтүдә әрем ашарга мөмкин, ул очракта тетракциклин рәтендәге антибиотик күрсәтә, диләр. Андый сөт тизрәк тә әчеп чыга. Шулай ук, гөмбәләнгән печән ашаса күрсәтергә мөмкин. Ләкин бу бик сирәк очраклар.

Сыерга антибиотик кертелгәннән соң, ким дигәндә 1-2 атна вакыт узарга тиеш дип әйтә киләбез. Шәхси секторда халык моны белә, барыбер белә торып та тапшыралар. Намуссызлар тапшыра да, бөтен көтүне пычратып бетерә инде шулай. Югыйсә, сыер авыру булса, тапшырмагыз дип кисәтеп торалар бит. Гадәттә, андый сөтне эшкәртүгә җибәрәләр. Былтыр халыкка сөтне кире бирү очрагы да булган иде.

Кайсы очракларда сөт сатуга китмичә, кире кайтарылырга мөмкин?

Әгәр сөткә су кушылса. Бу вакытта коры матдә, май, аксым күрсәткечләре дә кими. Шлангларда су кала да, су өстәлгән кебек булып чыга. Без хуҗалыкларны кисәтәбез, аннары яхшылап юып, киптерәләр яки шлангларын алмаштыралар. Су чыга икән, хуҗалыкларга хат язабыз, чара күрүләрен сорыйбыз. Икенче көнгә әйбәт була. Сөт җыючылар да шәхси хуҗалыкларны су кушмаска өнди.

Соматик күзәнәкләр табылса, сыерда мастит бар дигән сүз. Бу инде үлекле сөт. Андый сөт шулай ук кире кайтарыла, сатуга китми.

Хуҗалыкларда мал табиблары яхшы эшли, алар гел күзәтеп тора. Начар сөтне аерым савалар, кайнатып чыгарып, бозауларга эчерергә мөмкиннәр. Шәхси хуҗалыкларда авыру очраклары булгалый. Сөт үрнәкләрен анализга китергәч, нәтиҗәсе начар булса, без сыерыгызны дәваларга кирәк, дибез дә, алар даруханәгә барып, дару ала. Ике атнадан тагын безгә килеп, сыеры терелгәнме-юкмы икәнен тикшертәләр.

Сөт түбәнрәк сыйфатлы булса да, сөт заводлары кабул итә аламы соң?

Сыйфатсыз сөтне заводлар арзанрак бәядән кабул итә. Андый сөт киптерүгә китә. Әчегән сөтне кабул итәргә тиеш түгелләр. Сөт заводлары инде ничек хәл итәдер — анысы безгә мәгълүм түгел.

Сөт тагын кайсы очракта сыек булырга мөмкин? Су күп эчермәскә кирәк дигән сүзләр дә бар бит әле.

Сыерга су күп эчерсәң, су чыга дигән сүз — уйдырма. Сөт 80 процент судан тора, калганы аксым, май. Киресенчә, сыер сөт күп бирсен өчен, су эчертәләр. Сөтне күп алыйм дисәң, көне буена 200 литр су эчәргә тиеш. Билгеле, азыгы да балансланган булырга тиеш. Яхшы тукландырсаң, сөт майлырак булачак. Хатын-кызга да бит, сөте күп булсын өчен, сөтле чәй эчерәләр, сыерда да шул ук инде.

 Сөт составы буенча нинди авыруларны ачыклап була?

Бруцеллез, маститны ачыклап була, ләкин без аны сөттән тикшермибез, елга ике тапкыр бруцеллезга, лейкозга кан алабыз.

Кеше үзе сөтен тикшертергә теләсә, ул сезгә килә аламы? Бу аңа ничә сумга төшә? 

Кеше үзе тикшертергә теләсә, пробасын алып килә. Авылда бит сыерлары булмаган кешеләр авылдашларыннан сөт сатып ала. Гел күршесеннән ала, мәсәлән, һәм шушы сөтне тикшереп карарга тели, андый кешеләр дә бар. Лейкозлы сөтне эчәргә ярамый бит. Кайнамаган сөт эчкәч, лейкозлы түгел микән дип инанасылары килә.

Әгәр барлык реактивлар әзер булса, тикшертүгә ун минут җитә. Антибиотикларны да кертеп, гомуми анализ якынча 700 сумга төшә.

Бүген сыер асраучыларга нинди киңәш бирерсез?

Лейкоз турында әйтсәк, Биектауда шәхси секторда ул 10 процентка якын. Без лейкозлы терлекне тапшырып, чиста, сәламәт мал алырга киңәш итәбез. Бәлки, бу чирне 2-3 ел эчендә бетереп тә булыр. Безгә лейкоз 1990нчы елларда Балтыйк буеннан — Эстониядән кайтты, кайтты да таралды, хәзер арына алмыйбыз. Халык малын суеп, ит комбинатларына тапшырмаганлыктан, проблема һаман бетми. Яз-көз диспансеризациядә тикшереп, сыерыгыз авыру, дип язып бирәбез. Алар бу малны суячакмын, сөт тапшырмыйм дип кул куя. Намуслылары тапшырып, икенче сыер ала, намуссызлары һаман сава да сава. Лейкоз белән, гадәттә, иң күп сөт бирә торган терлекләр авырый.

Кешенең сыйфатсыз сөт эчүе кайсы ягы белән куркыныч?

Лейкозлы сөтне һәрвакыт пастеризацияләнмәгән килеш эчсәң, кешенең организмында вирус тупланып, кешенең дә лейкоз белән авыруы ихтимал. Сөтнең тәмендә ул сизелми. Безнең республикада ике-өч ел эчендә лейкозлы терлектән арыну бурычы куела. Ә маститлы сөтне эчсәң, үлек эчәсең булып чыга инде.

Антибиотиклы сөтне гел эчсәң, аннары авырган очракта, кешегә шул группа антибиотиклар дәваланырга булышмаячак. Антибиотик ракка да китерә диләр, шуңа күрә хәзер ит комбинатларында да итләрне антибиотикларга тикшерә башлаячаклар.

«Пычрак сөт китерүчеләр дә бар»
Лаборатория мөдире Елена Артемьева әйтүенчә, сөтне кабул итеп алганда, аларның үзләренә бераз тәмләп та карарга туры килә. «Ят тәм килсә, шунда ук сыйфатсыз булуын аңлыйбыз», — ди ул.

— Кайчак пычрак, чүпле сөт китерәләр. Андыйны уздырмыйбыз. Сыер сауганда, пөхтәлек булмаганга шулай. Чисталык дәрәҗәсе 3-4 төркем булса, бу инде пычрак дигән сүз. Кайчак сөттән тирес тәме дә килә, анысы я җиленнәрне, я кулларны чиста итеп юмаганлыктан шулай була.

Әгәр сөт сыйфатлы икән, белешмә бирәбез, юк икән — бирмибез. Сөт заводларыннан да безгә шикаятьләр булмасын өчен гел күзәтеп торабыз.

Кайчак антибиотик чыкты дигәнгә ышанмыйча, тагын бер кат тикшерегез, диләр. Сөт тапшыручының күз алдында ук антибиотик бар икәнен дәлиллибез. Ул кеше борчылып кайтып китә, ун көннән тагын тикшертә, — диде лаборатория җитәкчесе. 

«Сөткә су кушудан Аллаһ сакласын!»
Биектауның Айбаш авылында яшәүче Рәис Абдуллинның сыеры җәй көне тәүлегенә 18-20 литр сөт биргән. Җәен сөтне 17 сум 50 тиеннән алсалар, кышын 20 сум да була, ди ул. 

«Бәясен әзсенмисезме соң?» — дип сорадым. 

— Капка төбеннән алып киткән кешегә яхшы инде. Без риза-бәхил. Көн саен 30 чакрым ераклыктан ук иртән 5 туларга 15 минутта сөт җыючы капка төбенә килә, үзләре төяп китәләр. Эпидемия вакытында да бер көн калмыйча җыйдылар. Ике сыерга, гадәттә, 14-15 мең сум акча керергә мөмкин. Кайчак сыер тотмаган апалар, әбиләр дә сатып ала, — ди Рәис абый.

Аның сүзләренчә, өч ел элек авылларында сөттән антибиотик чыккан очраклар булган. Соңгы елларда сыйфаттан зарланулар ишетелмәгән.

Гөлзидә Бариева әйтүенчә, сөт җыючы Раилә Җиһаншина аларның сөтен мактап кына тора.

— Минем бер дә каймагын җыеп алганым юк. Бөтен кеше дә шулай бирсә, майлылыгы яхшы булыр иде, ди сөт җыючыбыз. Карап торышка ук майлы сөтең дип мактый. Каймаклары хәтта чиләк кырыена ябышкан була. Кайберәүләр каймакларын җыеп ала. Безгә майлылык белән түләмиләр, күләменә карап кына бит. Сөт яхшы булсын өчен, фуражны күбрәк бирәм. Бәрәңге дә пешереп ашатам.

Авылда кем дә булса сыйфатсыз сөп тапшырган булса, бөтенебезнең бәясен киметәләр бит. Су кушудан Аллаһ сакласын. Гөнаһыннан куркам. Кашык та тыкканым юк, савам да чыгарам. Авылда андый кешеләр бардыр, күрәсең, су кушалар дип әйтә инде сөт җыючы. Антибиотик чыкты дип тә әйткәннәре бар.

Әбиләр дә ала миннән. Сөтнең бәясе түбән инде. Әбиләргә 33 сумнан сатабыз, өч литры 100 сум. Алар күбрәк бирергә дә риза. Хөкүмәттә арзан булып, сездән арттырып алмыйм инде, дип әйтәм, — дип сөйләде Гөлзидә апа.

«Сөтнең бәясе түбән»
Киткәндә, юл уңаеннан, Айбаштагы тагын бер йортка кереп чыктык. Биредә Низамиевлар яши.

Сөтегезгә су кушасызмы, Әлфинур апа?

Әстәгъфирулла, су кушып та бирәләрмени әле аны?!

Майлымы соң сөтегез?

Алай артык майлы түгел инде, аның каравы, озак әчеми. Сөбханалла бу сыер. Каймак, эремчекләр дә ясап сатабыз. Бездә мал табиблары әйбәт шул. Бик тәҗрибәле, белемлеләр. Терлекләребезне карап кына торалар. Вакытында прививкаларын ясыйлар, киңәшләрен дә бирәләр. Яшьләр булса, белмим, болай булыр идеме икән?!

Сыерга фураж, алма, бәрәңге бирәбез. Быел менә чөгендер чәчтек. Сыер авырып алган иде, мал табибы чөгендер кирәк диде. Элек бит колхозда чөгендер күп була иде, процентка бирәләр, кыш буе ашата идек. Авырмыйлар иде сыерлар. Чөгендер иммунитетны күтәрә икән. Гел фураж гына ашаса, баллылык җитми икән сыерга. Шулай дип аңлаттылар.

Әлфинур апа да сөтнең бәясе арзан булуын әйтеп үтте.

— Сөт бәясе түбән инде. Яшел Үзәндә эшмәкәрләр бер литрын 50 сумнан саталар дип әйттеләр, дөрес булса.

Безнең әни ничә ел сөт җыючы булды. Элек бит майлылыкка карыйлар иде. Кемнең сөте майлы түгел, аңа әзрәк түлиләр иде. Норма 3,6 булырга тиеш, 4 процент булган кешеләр дә бар. Безнең әни сөт заводында кешеләрнекен аерым тикшертеп кайта иде, — диде Әлфинур апа.

«Һәр кешенең сөтен иснәп карап алам»
Сөт җыючы Раилә Җиһаншина белән дә элемтәгә кердек.

— Ун ел сөт җыям. Халыкның төрлесе бар: бик намуслысы да, су кушып бирүчесе дә. Без аларның кем икәнен беләбез. Һәр кешенекен аерым тикшерәбез, су чыккан икән, аларга кисәтү ясыйбыз. Кисәтү ясагач, кеше аңлый, тәртипкә керә. Су кушылганы болгатып карауга ук күзгә ташлана, кемнекенеңдер чиләк кырыена майлары сыланып тора. Алай да аңламаса, бәясен киметү ягын карыйбыз. Кемдер яхшы сөт биреп, шул ук акчаны ала, кемдер начаррак сөт белән дә шулай. Билгеле, тегеләре гарьләнә. Кемдер — 2,0, кемдер 3,7-3,8 процент белән бирә.

Һәр кешенекен иснәп карап алам. Халыкка кире кайтарганыбыз юк. Кеше хәзер антибиотиклыны чыгармаска тырыша. Бозаулаган сыерларның да сөтләре 5-6 сауганчы антибиотик күрсәтә, шуңа күрә хәзер халык аңлый. Бергәләп, халык белән үзара аңлашып эшләргә тырышабыз. Дүрт авылдан җыябыз. Көненә 1,2-1,3 тонна сөт тапшырабыз. Бүген сөт бәяләре күтәрелде. 31 августтан 19 сумнан бирәбез.

Һөнәребезнең кыенлыгын күрмибез, шөкер, эшебез бар, дип куанып йөрибез. Коронавирус заманнарында эшле булу бик яхшы. Көненә 150ләп чакрым йөреп эшлибез, — диде Раилә Җиһаншина.

Автор: Гөлнар Гарифуллина
Фото: Владимир Васильев
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"