Россия һәм Төркия Тышкы эшләр министрлыклары киңәшләшә
29 мартта Мәскәүдә Төркия һәм Россиянең террорчылык һәм махсус оештырылган җинаятьчелек белән көрәш мәсьәләләре буенча чираттагы ике яклы ведомствоара киңәшләшүе булачак.
Бөтен дөнья күләмендә, шул исәптән Россия белән Төркия күләмендә дә көнүзәк мәсьәлә булып торган террорчылыкка каршы көрәш темасы ике як өчен дә көн тәртибенең мөһим бер өлеше булып тора. Якын Көнчыгыш, Төньяк Америка, әлбәттә, өлешчә Сүриядә барган катлаулы хәлләр контекстында әлеге ике ил тоткан мөһим урынны искә алсак, бүген без сүз алып барган тема бигрәк тә зур әһәмияткә ия, дип белдерде Захарова.
Элегрәк мондый киңәшләшү 2016 елда Анкарада булган иде. 29 марттагы киңәшләшүдә Россия делегациясенә РФ тышкы эшләр министры урынбасары Олег Сыромолотов җитәкчелек итәр дип көтелә.
(Татар-информ)
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)