Россия кибетләрендә чит илләрдән кертелгән товарлар бермә-бер кимегән
Росстат соңгы түбән күрсәткечне 2017 елның I кварталында 36 процент белән билгеләгән булган. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында чит ил товарлары өлеше аз булуын берничә сәбәп белән аңлатканнар.
“Биредә мөһим фактор булып, Россия территориясендә җитештерү предприятиеләрен халыкара корпорация инвестицияләве тора. Шулай итеп, концерн товарлары чит илдә җитештерелгән товарлар сафыннан үзебезнең илдә эшләнгәнәр рәтенә күчә. Бу ил икътисады өчен дә, җитештерүчеләргә дә файдалы”, - дип җиткергәннәр ведомствода.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында чит илдән кергән яшелчәләрнең үзебездәгеләр белән катнаштыру уңышлы баруын җиткергәннәр. Ведомство мәгълүматлары буенча, 2015–2016 елларда 326 гектарда яңа теплицалар төзелүен һәм 40 гектардан артыгының модернизацияләнүен җиткергәннәр. 2016 елда теплицалардан алган уңыш 814 мең тонна, ягъни 2014 елдагыдан 18 процентка югары булган.
“2016 ел йомгаклары буенча, без яшелчәләр белән үзебезне 92 процентка тәэмин иттек. 2020 елга без тагын 1,8 мең гектарда теплицалар төзергә уйлыйбыз, ул вакытта эчке ихтыяҗ тулысынча ябылачак”, - дип белдерәләр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Россия федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиягә яшелчәләр кертү ике тапкырдан артыкка кимегән. Чит илдә җитештерелгән товарларның илнең сәүдә киштәләрендә кимүен ритейлерлар да раслый.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
