Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда Тюрингия бизнесын җәелдерү өчен мөмкинлек бар
25 июня 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Германиянең Тюрингия федераль җирлеге бизнесын җәлеп итү белән кызыксына һәм чит ил компанияләренә ярдәм итәргә әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан — Тюрингия» эшлекле форумы вакытында белдерде. Татарстан Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Чара Веймарда Татарстан делегациясенең эш сәфәре кысаларында узды. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Германия бизнесы республикада уңышлы үсә, ә Татарстан ягы югары технологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендә партнерлар тәҗрибәсен актив куллана.
«Германия — безнең әйдәп баручы тышкы икътисади партнерыбыз. Узган ел товар әйләнеше 1,8 млрд доллардан артып китте, шул ук вакытта Германиядән импорт 20 процентка артты. Бу Татарстанның немец компанияләре өчен зур базар булуы турында сөйли», - диде республика Президенты.
Якын арада Германиядә Татарстан вәкиллеген ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә Татарстан белән Германия арасында гына түгел, республика һәм Тюрингия арасындагы килешүләр турында да сүз бара. Рөстәм Миңнеханов, башкарылган эшләр зур күләмдә булса да, ике якка да файдалы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр шактый күп дип саный.
Бодо Рамелов Рөстәм Миңнехановның Тюрингиядә өченче тапкыр булуын искә төшерде - бу ике як арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен раслый. Аның сүзләренчә, Тюрингия Татарстаннан күп нәрсәне үзләштерә, шулай ук үз тәҗрибәсе белән төрле юнәлешләрдә уртаклаша ала.
Очрашу ахырында Татарстан һәм Тюрингия компанияләре арасында хезмәттәшлек турында документлар имзаланды. Казан электротехника заводы, «Карнет» ҖЧҖ һәм «Микро-Гибрид Электроник ГмбХ» компаниясе өч яклы килешүгә кул куйдылар, IBYKUS компаниясе һәм «Химград» технополисы шулай ук хезмәттәшлек турында килештеләр.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)