Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

Сабантуе безне хезмәт батырлыкларына һәм игелекле гамәлләргә рухландыра, күңелләргә ямь өсти, диелә Президент котлавында.
Бүген, 08:00

Салават Камалетдинов
(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне татар халкының иң яраткан һәм матур бәйрәме — Сабан туе уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм безнең газиз туган ягыбыз, мул һәм юмарт Җир-анабыз, ата-бабаларыбызның бай мирасы белән рухи бәйләнешебез күрсәткече булып тора, аның буыннан-буынга тапшырыла килгән борынгы йолалары җанга якын һәм бик кадерле. Сабан туенда милләтебезнең үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм халкыбызның тырышлык, хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм кунакчыллык, ихласлык һәм бөек максатларга тугрылык кебек иң күркәм сыйфатлары гәүдәләнеш таба.

Чын мәгънәсендә халык иҗаты чагылышы булган җыр-биюле киң мәйдан дәртле көрәш һәм мавыктыргыч уеннары белән яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җәлеп итә.

Сабантуе безне хезмәт батырлыкларына һәм игелекле гамәлләргә рухландыра, күңелләргә ямь өсти. Татар шагыйре Ренат Харис үзенең шигъри юлларында аның асылын бик төгәл ачып бирә: «Сабан туе — ул бер көнлек, аның рухы дәвамлы, атна, ай, ел буена ул көчле итә, дәртле итә, тырыш итә гавамны».

Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтелгән елда Сабантуе аеруча мөһим яңгыраш ала. Халык бәйрәмнәренең мәдәниятебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт уятучы, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче мәңгелек кыйммәтләренең әһәмияте тагын да арта.

Халкыбыз яраткан Сабантуйны безнең өчен яңа онлайн-форматта бәйрәм итү — аның масштабларын һәм географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, катнашучылар күңелендә рухи күтәренкелек һәм яшәү дәрте уятыр дип ышанам.

Бәйрәм шатлык-куанычлар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итсен! Һәммәгезгә дә бәхет, исәнлек-саулык һәм иминлек телим», диелә котлау текстында.

"Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"