Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели

12 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели. Бүген Көнчыгыш икътисади форумы-2018 киңлекләрендә узган очрашуда Татарстан Президенты  Рөстәм Миңенханов Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулгага шул фикерен әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Халтмаагийн Баттулгага очрашу өчен рәхмәт әйтте һәм Монголиядә берничә мәртәбә булуын билгеләп үтте. «Без Сезнең ил җитәкчелеге белән очрашкан идек, Монголиянең әйдәүче предприятиеләрендә булдык. Бүгенгә безнең яхшы багланышлар корылган. Татарстан Монголия белән уңышлы хезмәттәшлекне үстерергә тели», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, Татарстан – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Төбәктә нефть химиясе, машина төзелеше, шиналар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы тармаклары алга киткән. «Туризм һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек тә зур кызыксыну уята. Шулай ук мәгариф өлкәсендә дә багланышларны киңәйтергә кирәк», - дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов.

Халтмаагийн Баттулга сүзләренчә, Монголиянең Россия төбәкләре белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен ныгыту – өстенлекле бурычларның берсе. Аерым алганда, Татарстанның шиналар җитештерү тармагы ил өчен кызыклы. «Бездә йөкләр асылда җир өсте транспортында ташыла. Шуңа күрә безгә шиналар күп кирәк. Бу юнәлештә мөмкин булган хезмәттәшлек вариантларын карау әйбәт булыр иде», - диде ул.

Очрашуда РФ Монголиядә Россия Федерациясе Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"