Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советы утырышын уздырачак
16 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика территориясендә гамәлгә ашырылырга тиешле кайбер инвестицион проектларны караячак, шулай ук Казан Кремлендә Губернатор Александр Моор җитәкчелегендә Төмән өлкәсе делегациясен кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Инвестицион советы утырышын үткәрергә планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә. Татарстан Инвестиция советы инвестиция проектларын Татарстанда гамәлгә ашыруның максатка ярашлылыгы һәм аларны республика бюджеты яки җирле бюджетлар ягыннан финанслау мөмкинлекләре буенча анализлау өчен булдырылды.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов губернатор Александр Моор җитәкчелегендә республикага килгән Төмән өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу уздырырга планлаштыра.
«Татар-информ»га Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова белергәнчә, делегациягә Төмән өлкәсе шәһәрләре һәм районнары башлыклары кергән. Алар Татарстанның Дәүләт идарәсе һәм инвесторларны җәлеп итү өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнәләр.
Татарстан белән танышуны Төмән өлкәсе делегациясе Кама аръягы зонасыннан башлады. Беренче көнне республика кунаклары Чаллы шәһәрендәге «Мастер» Кама индустриаль паркында һәм «Алабуга» махсус икътисади зонасында булдылар. Аннары алар Казанга юнәлделәр, анда Агросәнәгать паркын карадылар.
Бүген Төмән өлкәсе делегациясе «Химград» технополисы һәм «Яшел Үзән» сәнәгать паркы белән танышырга, шулай ук Иннополис һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә булырга планлаштыра.
Татарстан белән Төмән өлкәсен тыгыз эшлекле элемтәләр бәйли. 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр Төмәнгә эш сәфәре белән барды, шул исәптән Себердә иң зур «ЗапСибНефтехим» нефть химиясе комплексын төзү тәҗрибәсен өйрәнде. 2019 елның июнендә Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Моор Татарстан белән Төмән өлкәсе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)