Рөстәм Миңнеханов: Мөселман киносы фестивале Казанның туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыра
25 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре һәм XV Казан мөселман киносы фестивале кунаклары белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга Казан кинофестиваленә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм чараның төрле илләрдән килгән катнашучыларның саны елдан-ел күбрәк булуын билгеләп үтте.
"Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта баруы, тәкъдим ителгән кинокартиннарның саны елдан-ел арта баруына без бик шат. Әлеге фестиваль Казанның туристлык җәлеп итүчәнлеген, аның бөтен дөньяда танылуын үстерүгә ярдәм итә", - дип сөйләде Татарстан Президенты.
Шулай ук ул регионда, республика районнарында кинозалларны да кертеп, мәдәни объектларны модернизацияләү буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте.
Алга таба яклар хезмәттәшлекнең төрле вариантлары — уртак кинематографик проектларны гамәлгә ашыру, белгечләр әзерләү процессында хезмәттәшлек итү һ.б. турында фикер алышты.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)