Рөстәм Миңнеханов Ватан мәнфәгатьләренә хезмәт иткән һәркемгә рәхмәт белдерде
12 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Казан Кремлендә РФ Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте.
«Россия Федерациясе Конституциясен кабул итү илнең көчле иҗтимагый үсешен тотрыклыландыруга ярдәм итте. Конституция икътисадый һәм сәяси системаның хокукый нигезләрен булдырды, гражданнарның төп хокукларын һәм ирекләрен игълан итте, дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләрне үз эченә алды», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.
РФ субъектлары өчен Конституциянең федерализм нигезләрен булдыра торган, аларның статусын һәм вәкаләтләрен билгели торган нигезләмәләре мөһим, дип өстәде ул.
"Закон тарафыннан бирелгән киң хокукларга таянып, Татарстан икътисад һәм социаль өлкәне үстерүдә, барлык халыкларның мәдәниятен, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклап калуда, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдә сизелерлек уңышларга иреште. Болар барысы да республиканы яшәү һәм эшләү, туризм һәм инвестицияләр өчен җәлеп итә», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
«Без илебезнең барлык төбәкләре белән дустанә мөнәсәбәттә булуыбызга бик шат. Лидерыбыз — Россия Президенты Владимир Путинга безнең инициативаларга һәм проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәтлебез", - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)