Рөстәм Миңнеханов туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә
Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә туган көнен эш урынында үткәрә, бүгенге дата искәрмә булып тормый. Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты рәсми котлауларны көтми.
«Рәсми котлаулар көтелми, мөгаен, алар хезмәттәшләреннән һәм якыннарыннан шәхси характерда булыр", - дип аңлатты Галимова. Аның сүзләренә караганда, кичәне республика җитәкчесе гаилә белән уздырачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына 1990 елда килә - ул Арча район башкарма комитетын җитәкли. 1996 елда ул Татарстан Республикасы Финанс министры итеп билгеләнә, ә 1998 елда республика Премьер-министры вазыйфасын били. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны 2010 елның 25 мартыннан җитәкли.
Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Татарстан Республикасы Президенты "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме җитәкчесе булып тора, шулай ук Россия шәһәрләрендә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
