Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте
29 апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә Татарстанда Төрекмәнстан мәдәнияте көннәрен, ә киләсе елның апрелендә Төрекмәнстанда Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов бу хакта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән сөйләшүләр барышында әйтте. Сөйләшүләр бу илнең милли бәйрәме – Ахалтекин ат чабышы көне уңаеннан уздырылган тантаналарда булды.
Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан җитәкчесенә бәйрәмгә чакырганнары өчен рәхмәт белдерде, аннары алар икътисади хезмәттәшлекнең алга таба үсеше турында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Президенты Урта Азия илендә республиканың әйдәп баручы компанияләре филиалларының катнашуын һәм шуңа карамастан, товар әйләнеше күләме зур булмавын билгеләп үтте. Ул 2017 елда 25 млн доллар һәм 2018 елда 24 млн доллар тәшкил иткән.
Шуңа бәйле рәвештә ул болай дип белдерде: «Бездә товарлар күләмен һәм номенклатурасын арттыру өчен зур потенциал бар. Киләсе айда Казанда Татарстан -Төрекмәнстан эшче төркеменең утырышы планлаштырыла. Бу очрашу безнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегебезгә яңа импульс бирергә тиеш».
Бердымөхәммәдов, үз чиратында, үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур потенциалы булуы белән килеште. Аның сүзләренчә, Төрекмәнстан КАМАЗ һәм «Татнефть» белән хезмәттәшлектән бик канәгать.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)