Рөстәм Миңнеханов тыл хезмәтчәнен Җиңү көненә кадәр торак белән тәэмин итәргә йөкләде
«Республика Президенты бюрократизм белән шөгыльләнмәскә өндәде, бигрәк тә сүз ветераннар турында барганда. Тиз арада Бибинур Лотфуллина документларына тиешле үзгәрешләр кертү мәсьәләсен хәл итәргә кушты», — диде Лилия Галимова. «Торак мәсьәләсе 9 майга кадәр башкаручылар тарафыннан хәл ителергә тиеш», — дип өстәде ул.
Бибинур Лотфуллина Казанның нәкъ үзәгендә Һади Атласи урамындагы йортта яши. Аның йорты шәхси санала, шуңа күрә җирле хакимият аны карап торуда катнаша алмый. Өйдә суүткәргеч тә юк, олы яшьтәге хатынга урамга су алырга чыгарга туры килә.
Бибинур Лотфуллина Бөек Ватан сугышы ветеранының хатыны, аның тормыш иптәшен фронтка ТАССРның Калинин район хәрби комиссариаты чакырткан.
Россия Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, Рәшит Лотфуллин I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Әмма документларындагы хаталар аркасында Бибинур Лотфуллина фронтовикның тол хатыны буларак торак ала алмый. Рәсми рәвештә хатын-кыз хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне буларак кына танылган.
«Документларга төзәтмәләрне суд аша кертергә кирәк, һәм Татарстан Президенты йөкләмәсе бюрократик процедураны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Казан Кремле вәкиле.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
