Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшырачак
6 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген берничә эшлекле очрашу уздырачак, шулай ук «Татарстан Республикасы ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртән Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Таиланд Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тханатип Упатисинг белән очрашуны планлаштыра.
Шуннан соң Казан ратушасында Татарстан Президентының «Россия юристлары ассоциациясе» җитәкчелеге белән очрашуы булачак. «Татарстан Президенты Габриэль Шершеневич исемендәге Россия юридик премиясен һәм «Татарстан Республикасының ел юристы» премиясен тапшыру тантанасында катнашырга планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә.
«Ел юристы» премиясе Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе советы тарафыннан гамәлгә куелды. Ул югары квалификацияле юристларның казанышларын билгеләп үтәргә тиеш.
Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты 2019 ел сезоны Суперлигасында Россия чемпионы булган «Динамо-Гипронииавиапром» чирәмдәге хоккей буенча хатын-кызлар командасын хөрмәтләүдә катнаша.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)