Рөстәм Миңнеханов сайлаулар оешкан төстә узган өчен депутатларга рәхмәт белдерде
Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, депутатлар утырышка ил өчен әле генә узган мөһим вакыйга – Россия Президентын сайлаулардан соң җыелды.
“Россиядә мөһим сайлаулар – илнең лидерын сайлаулар узды. Татарстанда ул югары дәрәҗәдә оештырылды, сайлаучылар актив катнашты. Мин депутатларга, предприятиеләр һәм муниципаль район һәм шәһәрләрнең башлыкларына яхшы, нәтиҗәле эш күрсәткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә эшләрегездә алга таба да зур уңышлар телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин әле май аенда республикада муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар булачагын искә алды. “Безне алда күп эшләр көтә. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка Юлламасында һәм шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында куелган бурычларны үтәргә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Дәүләт Советы 36 нчы утырышының көн кадагына 25 мәсьәлә кертелгән иде, депутатлар тагын берничә мәсьәлә өстәде.
Утырышта республика башкарма хакимият органнарының 2017 елдагы эшчәнлегенә хисап ясала.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында үтүче утырышта хисап белән Хөкүмәт рәисе Алексей Песошин чыгыш ясый.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/22/160430/
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
