Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Зәйдә яңа Агросәнәгать паркында булды

Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Агросәнәгать паркында булды, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми порталында.

Рөстәм Миңнехановка агросәнәгать паркында күптән түгел авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча сынау мәйданчыгын эшләтеп җибәрүләре турында сөйләделәр. Яшелчә цехы тәүлеккә 2 тонна, ит җитештерү цехы 2,5 тонна чимал эшкәртә. Ярма һәм сыек продуктларны фасовкалау цехы куәте тәүлеккә 5 тоннага исәпләнгән. Азык-төлек паркта гына түгел, сәүдә челтәрләре аша да сатыла.

Президент фермерларны яңа мәйданчыкка чакырырга өндәде. Президент сүзләренчә, проект, беренче чиратта, авыл хуҗалыгында кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Зәй Район үзәк хастаханәсендә булды һәм биредә үткәрелгән капиталь ремонт нәтиҗәләре белән танышты. Ремонт барышында сырхауханә, диагностика корпусы һәм операция блогы тулысынча яңартылды. РҮХдә электр, су, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын алыштырдылар, шулай ук кирәкле медицина җиһазлары сатып алдылар.

Учреждение җитәкчелеге белән әңгәмә вакытында тар белгечлек табиблары җитмәү проблемасы күтәрелде.

ТР Президентының Зәйгә эш сәфәренең төп максаты - узган елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча район Советы утырышында катнашу.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"