Рөстәм Миңнеханов “Шаян ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрүдә катнашты
13 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
12 ноябрьдә “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган “ШАЯН ТВ” балалар телеканалын эшләтеп җибәрде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов озатуында телестудия белән танышты, балалар белән аралашты һәм рәсми рәвештә яңа телеканалга старт бирде.
"Шаян ТВ" алты сәгатьлек блоктан торачак. Татарстан Президенты яңа телеканалның төп максаты - татар телендә аралашу зәвыгын үстерү, диде.
Рөстәм Миңнехановка бүген эшли башлаган shayantv.ru сайтын да тәкъдим иттеләр. Әлеге сайт ярдәмендә канал белән онлайн форматта Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныша алачаклар.
Рөстәм Миңнеханов республикада татарларның 30 проценты гына яшәвен әйтте. Калган татар халкы Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яши. “Без Татарстанда гына түгел, Россиянең барлык почмакларында, аннан бөтен илләрдә әлеге телеканалны куллансыннар өчен бар көчебезне куячакбыз”, - дип җиткерде ул.
Татарстан Президенты Россиянең күпмилләтле һәм күп динле ил булуын һәм шул халыклары белән көчле булуын, шунлыктан милли тел һәм мәдәниятне саклау зур әһәмияткә ия булуын әйтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)