Рөстәм Миңнеханов үз эше белән шөгыльләнүчеләрне “күләгәдән” чыгару мөһимлеген әйтте
25 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эше белән шөгыльләнүчеләргә салым кертү, бу мәсьәләне “күләгәдән” чыгару мөһимлеген әйтте. Бу мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетында финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә күтәрелде.
“Иртәме, соңмы, бу (салым түләү – Т.И. искәрмәсе) булачак. Кешеләр үз һөнәри эшчәнлекләрен федераль закон кысаларында алып барсын өчен, төгәл, аңлаешлы гарантияләр булырга тиеш дип саныйм”, - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов өстенлекләр турында халыкка аңлатырга кирәклеген әйтте. "Юкса, үз эше белән шөгыльләнүчеләр законны бозачак. Күздә тотыла торган параметрлар аңлаешлы. Моны гражданнарга җиткерү кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчесе фикеренчә, бу эшне координацияләүчене билгеләү мөһим. "Күләгәдән чыгарырга кирәк. Бу нормаль эшчәнлек. Кешеләр акча эшләргә тиеш, ләкин моның рәсми булуы шарт”, - диде ул.
Президент эш барышында сораулар туганда төзәтмәләр кертеләчәген әйтте. “Гражданнар мәнфәгатьләрен дә яклаячакбыз. Бу законны халык нормаль кабул итәргә тиеш. Бу эштә актив эшләргә кирәк дип саныйм”, - диде.
Үзмәшгуль кешеләр өчен салым экспериментын 2019 елда башларга җыеналар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан сынау төбәкләре итеп билгеләнгән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)