Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе белән очрашты
11 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Очрашуда зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук товар һәм хезмәтләргә бәя билгеләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яклар илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек, республиканың нефть һәм газ химиясе предприятиеләре проектларын гамәлгә ашыру, электрон дәүләт хезмәтләре системасын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Очрашу вакытында шулай ук төзелеш тармагында бәя билгеләүне камилләштерү, төзелеш материалларының агымдагы бәясе һәм төзүчеләрнең хезмәт хакы нигезендә индексларны актуальләштерү эшенең алга китүе билгеләп үтелде. «Республика башкарма хакимияте органнары тарафыннан хезмәткә түләүнең уртача айлык күләме исәпләнде. Ел ахырына кадәр бу эш төгәлләнер дип көтелә», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
РФ Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе бүген Татарстанга рәсми сәфәр белән килде. Казанда Игорь Манылов «Россия Баш дәүләт экспертизасы» федераль автоном учреждениесенең объектларны проектлау өчен төп партнерлар белән хезмәттәшлеге темасына киңәшмә үткәрәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)