Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе башлыгы Василий Голубев белән очрашты
23 августа 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашып, ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең кайбер мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Иртәнге очрашу вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Василий Голубев Ростов өлкәсе һәм Татарстан арасындагы ике якка да файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты, эшлекле элемтәләрне алга таба ныгыту һәм кайбер проектларны гамәлгә ашыру адымнарым билгеләде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Төбәк губернаторы җитәкчелегендәге Ростов өлкәсе делегациясе Казанга WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен килде. Сәфәрнең программасы WorldSkills конференциясенең пленар утырышында катнашу, ярышлар мәйданчыгын карау, чемпионатта катнашучылар – Россия җыелма командасы әгъзалары белән формаль булмаган аралашуны үз эченә ала.
Моннан тыш, Ростов өлкәсе губернаторының эш программасында Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар да каралган. Василий Голубев ТР Инвестицион үсеш агентлыгында булып, төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышыр дип көтелә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)