Рөстәм Миңнеханов Циндао шәһәре мэры урынбасары Лю Цзяньцзюньга ышаныч өчен рәхмәт әйтте
28 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның Циндао шәһәре мэры урынбасары Лю Цзяньцзюньга ярдәм һәм ышаныч өчен рәхмәт әйтте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Очрашу Татарстан Президентының Шаньдун (КХР) провинциясенә эш сәфәре кысаларында
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Циндао Кытайның мөһим сәнәгать үзәге булып тора. Шәһәрдә кайбер эре предприятиеләр урнашкан, шул исәптән 2016 елда Чаллыда үз заводын ачкан «Haier» корпорациясе дә.
«Шәһәр җитәкчелегеннән башка бу проект гамәлгә ашырылмаслыгын без беләбез. Сезгә ярдәмегез һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә, республика исә „Haier“ компаниясенә ярдәм итеп торачак. Суыткычлар җитештерү заводы проект куәтенә чыкты. Бүген көнкүреш техникасы җитештерү заводын оештыру эшләре алып барыла. Без „Haier“ проектларының уңышлы эшләвен телибез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Haier» компаниясе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе эре Кытай инвесторының Татарстан мәйданчыгы белән кызыксынуын күрсәтте. Ул Циндао вице-мэрына Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциалы белән танышу өчен визит бизнес-делегацияләренең республикага эш сәфәрен оештыруны тәкъдим итте.
«Сезнең шәһәрнең потенциалы һәм икътисадын үстерү дәрәҗәсе киңәюне таләп итә. Россия базары бик зур һәм Татарстан сезнең компанияләр өчен старт мәйданчыгы булырга әзер», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм КХР җитәкчеләренең ихтыяры һәм ярдәме нәтиҗәсендә бүген Татарстанның Кытай партнерлары белән төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеге өчен барлык мөмкинлекләр дә ачык.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)