Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрын Казанга чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министры Мөхәммәд Наваз Шәриф белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең  Исламабад шәһәренә (Пакистан Ислам Республикасы) эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.. 

Сәламләү сүзендә Мөхәммәд Наваз Шәриф үзенең 1999 елда Казанга эш сәфәрен искә төшерде. Ул чакта Пакистан башлыгы республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә («КАМАЗ», «КВЗ») булган һәм Татарстан җитәкчелеге белән очрашкан.
 
Премьер-министрга кабул итүе өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасы делегациясенең Пенҗаб провинцисенә эш сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Пенҗаб провинциясе делегациясен җавап визиты белән Татарстанда быел июль аенда көтәләр.    
 
Аннары Рөстәм Миңнеханов Пакистан Премьер-министрына Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалы турында сөйләде, икътисадның төп тармаклары һәм чит илләр инвесторларын җәлеп итү тәҗрибәсе турында хәбәр итте. 
 
Ул ассызыклаганча, Россия Федерациясе җитәкчелеге Ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Шул максатларда "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркеме төзелде, аны Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
 
Ел саен Казанда «Россия – ислам дөньясы: «KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты уздырыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, форум  Россия белән мөселман дөньясы арасында икътисадый хезмәттәшлек өчен нәтиҗәле мәйдан булып тора. «Без, Пакистаннан бизнес вәкилләре дә самитта катнашса, бик шат булыр идек», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Наваз Шәриф әфәндегә.
 
Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Премьер-министрны Россиягә киләсе эш сәфәре вакытында Казанга килергә чакырды. Мөхәммәд Наваз Шәриф чакыруны кабул итте.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"